ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар мөхәррирләре чаң суга: татар язучылары милли матбугатны укымый
2018 елгы чемпионатка Бондаренко һәм Сибгат Хәким урамнары арасында җәялеләр юлы төзеләчәк
Быелның 11 аенда Татарстан юлларында теркәлгән аварияләрдә 393 кеше һәлак булган
18-24 декабрь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы
Декабрь башыннан бирле Казанда айлык норманың 193 проценты күләмендә кар яуган

Җәмгыять

Кайбыч районы Федоровское авылында яшәүче Александр Анисимов мактаулы исемгә лаек булды

25 ноябрь 2017, 03:00

Кайбыч районы Федоровское авылында яшәүче Александр Анисимов мактаулы исемгә лаек булды

(Кайбыч, 24 ноябрь, "Татар-информ",  «Кайбыч таңнары», Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбыч районы Федоровское авылында яшәүче Александр Анисимов мактаулы исемгә лаек булды, дип яза район газетасы.

Кайбыч районы Федоровское авылында Любовь Захаровна һәм Николай Анисимовларның өч балалы гаиләсендә беренчесе булып туган Александр, урта мәктәпне тәмамлагач, 1972 елда Казан шәһәрендәге “Радиоприбор” заводына радиоаппаратура җыючы-слесарь булып эшкә урнаша. Анда ике елга якын эшләгәннән соң, 1974 елның язында Совет Армиясе сафларына чакырыла. Ул Мурманск шәһәрендә Хәрби Диңгез флотында хезмәт итә. Туган авылына кайткач, Кайбыч балык хуҗалыгына тракторчы булып эшкә урнаша. Бераздан шәһәргә дә китеп карый әле ул. Әмма, дүрт ай үтүгә, кире әйләнеп кайта һәм “Память Ленина” колхозында механизатор булып эшли башлый. Шул кайтуыннан күңеле бүтән чит җирләргә ашкынмый аның, үз авылында җир җимертеп эшли. “Социалистик ярыш җиңүчесе” дә, «Коммунистик хезмәт ударнигы» да була, Мактау кәгазьләре да әллә ничә. Әле хәзер дә, мин пенсиядә инде дип тормый, язгы кыр эшләре, урып-җыю чорында кырга чыга.

– Нәселебез эшчән безнең. Әниемнең әтисе Захар Баранов та Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтуга, колхозда бригадир булып эшли башлаган, лаеклы ялга чыкканчы шул хезмәтне башкарды. Әтием дә хезмәт юлын Мөрәле МТСында тракторчы булып башлаган. Аннан ул Колаңгы ашлык кабул итү предприятиесенә төзүче булып урнашты. “Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе” иде ул. 2005 елда безнең арабыздан китеп барды. Әниебез Любовь Захаровна озак еллар Колаңгы сөт-май заводында баш бухгалтер булып эшләде. ТАССР чорында зур уңышларга ирешеп хезмәт куйган алар. Гаиләдә без өчәү үстек. Сеңлем Татьяна Чаллыда яши. Энем Валерий – шофер, ерак араларга йөри. Әти-әни безне яшьтән үк эшкә өйрәтеп үстерде, рәхмәт аларга. Алар үрнәгендә, без дә үз балаларыбызны хезмәт сөючән итеп тәрбияләргә тырыштык, – дип гаиләсе белән таныштырды Александр Николаевич.

“Дубрава” җәмгыятенең икенче филиалы директоры Александр Тутаев та механизатор турында җылы фикердә. – Нинди генә эшкә кушсаң да, ул аны вакытында, бернинди карусыз, тиешенчә башкара. Коллективта хөрмәт казана, яшьләр белән бай тәҗрибәсен уртаклаша. Үзенә ышанып тапшырган техникага сакчыл карый. Аның хезмәт күрсәткечләре дә югары. Лаеклы ялга чыкса да, язгы кыр эшләрендә, урып-җыю вакытында аның җәмгыятькә ярдәме зур.

Тормыш иптәше Татьяна Ивановна, Казан дәүләт университетының биология факультетын тәмамлап, 30 елдан артык үзе укыган Федоровское мәктәбендә биология фәнен укыткан. Хәзер ул да лаеклы ялда. Икәү бергә корган оялары ныклы. Олеглары гаиләсе белән Чаллыда яши, сәүдә өлкәсендә җитәкче урында эшли. Кызлары Ольга – Казанда теш табибы. – Гомеремне Александр Николаевич белән бәйләвемә һич тә үкенмим. Ул үз эшенең остасы, балаларыбызга яхшы, кайгыртучан әти, аларның горурлыгы, миңа ышанычлы дус, ныклы терәк, – диде тормыш иптәше Татьяна Ивановна.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр