ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар җыры" эстрада фестивале җиңүчеләре билгеле - исемлек
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды

Җәмгыять

Бабич һәм Миңнеханов Казанда нәфис гимнастика буенча Шкурихина турнирын ачты

24 ноябрь 2017, 21:14 , Фото: Михаил Захаров

Бабич һәм Миңнеханов Казанда нәфис гимнастика буенча Шкурихина турнирын ачты РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле ярышларда катнашучыларга уңышлар теләде.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Алексей Анисимов). Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Олимпия чемпионы Дарья Шкурихина призына нәфис гимнастика буенча икенче турнирны ачтылар.

Бу турнир икенче ел рәттән күпсанлы катнашучыларны җыя, ә Россия нәфис гимнастикасының яшь йолдызларын карарга берничә йөз тамашачы җыела.

Михаил Бабич белән Рөстәм Миңнеханов ярышларда катнашучыларны, тренерларны, судьяларны һәм җанатарларны сәламләделәр.

“Яшь спортчыларны котлыйм, сезне нәфис гимнастика, спорт һәм зур җиңүләр дөньясында зур тормыш көтә. Сезгә сокланачаклар һәм сезнең белән горурланачаклар”, - диде Бабич.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр