ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар җыры" эстрада фестивале җиңүчеләре билгеле - исемлек
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды

Хәвеф-хәтәр

Теләче прокуратурасы “Төкәш” җәмгыяте директорыннан хезмәт хакы бурычларын түләттергән

24 ноябрь 2017, 11:25

Теләче прокуратурасы “Төкәш” җәмгыяте директорыннан хезмәт хакы бурычларын түләттергән Фирма хезмәткәрләренә август һәм сентябрь айлары өчен 230 мең сум хезмәт хакы түләмәгән булган.

(Казан, 24 ноябрь, "Татар-информ"). Теләче прокуратурасы “Төкәш” җәмгыятеннән предприятие хезмәткәрләренә 230 мең сум хезмәт хакы бурычларын түләттергән. Бу хакта Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Ачыкланганча, фирма үз хезмәткәрләренә август һәм сентябрь айлары өчен түләмәгән булган. Шулай ук хезмәткәрләре эштән киткәндә, предприятие исәп-хисап ясамаган һәм отпуск яллары өчен дә түләмәгән.

Нәтиҗәдә, “Төкәш” җәмгыяте директорына “Хезмәт турындагы канунны бозу” маддәсе буенча эш кузгатканнар. Аңа шулай ук хезмәт хаклары бурычларын түләү йөкләнгән. Нәтиҗәдә, предприятиенең барлык хезмәткәрләре үз акчаларын алган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр