ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
ТР Президенты РФ Катнаш сугыш төрләре берлеге җитәкчесе Федор Емельяненко белән очрашты
Татар мөхәррирләре чаң суга: татар язучылары милли матбугатны укымый
2018 елгы чемпионатка Бондаренко һәм Сибгат Хәким урамнары арасында җәялеләр юлы төзеләчәк
Быелның 11 аенда Татарстан юлларында теркәлгән аварияләрдә 393 кеше һәлак булган
18-24 декабрь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы

Мәдәният

МакSим Казанда «үзенчәлекле балалар»ның әниләре каршында чыгыш ясаячак

23 ноябрь 2017, 15:23

МакSим Казанда «үзенчәлекле балалар»ның әниләре каршында чыгыш ясаячак Концерттан кергән акчага Казандагы тернәкләндерү үзәгендә тоз бүлмәсе ачарга ниятлиләр.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанның халык артисты МакSим «үзенчәлекле балалар»ның әниләренә багышланган хәйрия концертында катнаша, дип хәбәр итә оештыручылар.

Концертны «Нарасый» («Дитя») ДЦП һәм башка каты авыруларга дучар булган балаларга хәйрия ярдәме күрсәтү фонды үткәрә.

Концертта Гүзәл һәм Илназ Баһ, Алсу Әбелханова, Фердинант Сәлахов, Гүзәлия һәм татар эстрадасының башка йолдызлары чыгыш ясаячак. Алар татар һәм рус телләрендә җырлар башкара. Мөмкинлекләре чикле балалар артистлар белән дуэт җырлаячак.

Концерттан кергән акчага Казандагы тернәкләндерү үзәгендә тоз бүлмәсе ачарга ниятлиләр. Анда мөмкинлекләре чикләнгән балалар тернәкләндерү курслары үтә алачак.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр