ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар җыры" эстрада фестивале җиңүчеләре билгеле - исемлек
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды

Дин

Татарстан мөфтие Санкт-Петербургта Россия һәм Азәрбайҗан ислам бергәлеге турында сөйли

23 ноябрь 2017, 13:52

Татарстан мөфтие Санкт-Петербургта Россия һәм Азәрбайҗан ислам бергәлеге турында сөйли Мөфти “Россия – Азәрбайҗан: тынычлык, хезмәттәшлек мәнфәгатьләрендә конфессиләр арасында диалог һәм ислам бергәлеге” халыкара конференциядә катнаша.

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Россия – Азәрбайҗан: тынычлык, иминлек, хезмәттәшлек мәнфәгатьләрендә конфессиләр арасында диалог һәм ислам бергәлеге” дип исемләнгән бердәм халыкара фәнни-дини конференциядә катнаша.

Конференция Санкт-Петербург шәһәрендә Кавказ мөселманнары Идарәсе, Дини берләшмәләр белән эшләү буенча Азәрбайҗан дәүләт комитеты, Санкт-Петербург мөселманнары Диния нәзарәте, Россиянең Төньяк-Көнбатыш регионы, Санкт-Петербург дәүләт университеты һәм Россия Фәннәр академиясенең Шәрык кулъязмаларын өйрәнү инситуты тарафыннан уздырыла.

Форумга әлеге оешмаларның җитәкчеләре, Азәрбайҗан, Россия, чит ил дәүләт һәм дини структура вәкилләре, танылган галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре килде. Шул исәптән, Санкт-Петербург губернаторы - Георгий Полтавченко, Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко, Санкт-Петербургның Законнар чыгару җыены рәисе Вячеслав Макаров, Азәрбайҗан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Полада Бүлбүл Оглы, РФ Федерация Советы рәисе урынбасары Ильяс Өммәханов, Кавказ мөселманнары Идарәсе рәисе Аллаһшөкер Пашазадә, Россиянең Төньяк-Көнбатыш регионы һәм Санкт-Петербург мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Панчеев һәм башкалар катнаша.

Җыелган кунаклар алдында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләү сүзләрен җиткерәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр