ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар мөхәррирләре чаң суга: татар язучылары милли матбугатны укымый
2018 елгы чемпионатка Бондаренко һәм Сибгат Хәким урамнары арасында җәялеләр юлы төзеләчәк
Быелның 11 аенда Татарстан юлларында теркәлгән аварияләрдә 393 кеше һәлак булган
18-24 декабрь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы
Декабрь башыннан бирле Казанда айлык норманың 193 проценты күләмендә кар яуган

Җәмгыять

Тикшеренүчеләр ябыгырга ярдәм итә торган тәмләткечнең исемен атады

23 ноябрь 2017, 10:31 , Фото: Wikipedia

Тикшеренүчеләр ябыгырга ярдәм итә торган тәмләткечнең исемен атады Тычканнар белән үткәрелгән экспериментлар күрсәткәнчә, дарчин (корица) куллану симерү куркынычын киметә.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Дарчин (корица) куллану ябыгырга ярдәм итәргә мөмкин. Мичиган университеты тикшеренүчеләре шундый нәтиҗәгә килде, дип хәбәр итә РИА «Новости», вузның сайтына сылтама ясап.

Тычканнар белән үткәрелгән экспериментлар күрсәткәнчә, тәмләткечкә тәм һәм төс бирә торган дарчин альдегиды симерү һәм гипергликемия үсешенә комачаулый икән.

Дарчин альдегиды йогынтысында организм липидлар алмашы һәм майны «яндыру»да катнаша торган аксымнар белән бәйле геннар һәм ферментларны күбрәк эшләп чыгара башлый.

Галимнәр билгеләп үткәнчә, тикшеренүләр әле төгәлләнмәгән. Дарчинны артык авырлыкны киметү чарасы сыйфатында кулланып булу-булмавы турында әле катгый нәтиҗә ясарга иртәрәк.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр