ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Уфа «Нур» дәүләт татар театрында шигырь бәйрәме узды
Кытай компанияләре Татарстанга чүп-чарны эшкәртергә ярдәм итәргә әзер
Энгель Фәттаховның улы Мамадыш Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасыннан азат ителде
15 декабрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа торак төзелеше буенча күчмә утырыш үткәрде

Хәвеф-хәтәр

Коткаручылар, Казандагы бер фатирда газ чыгуын ачыклап, фаҗигане булдырмый калды

23 ноябрь 2017, 09:38

Коткаручылар, Казандагы бер фатирда газ чыгуын ачыклап, фаҗигане булдырмый калды Фатирның 76 яшьлек хуҗасы, колак аппаратын югалту сәбәпле, ишек шакыганнарын ишетмәгән.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Казан коткаручылары, өлкән яшьтәге ир-ат яши торган фатирда газ чыгуын ачыклап, фаҗигане булдырмый калды, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Кичә шәһәрнең газ хезмәткәрләре 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына Восход урамында урнашкан 3нче йорттагы бер фатирдан көчле газ исе килүе, анда кеше булу ихтималы, әмма ишекне беркем дә ачмавы хакында хәбәр итә.

Коткаручыларның үзләренә ишекне ачып керүдән башка чара калмый. Фатирның 76 яшьлек хуҗасы, колак аппаратын югалту сәбәпле, ишек шакыганнарын ишетмәгән. Газ хезмәткәрләре кранны яба һәм фаҗигане булдырмый кала.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр