ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда "Татарстанның спорт өметләре" премиясен тапшыру тантанасы узды
Татарстан табигате энциклопедиясе өчен галимнәр 5 үзенчәлекле карта төзегән
Казан Кыш бабайлары һәм Кар кызлары үз хезмәтләренә бәяне арттырган
Хельсинки Җәмигъ мәчете төзүдән баш тарткан
Татарстан табигате энциклопедиясенә кимендә 5 мең тираж кирәк – галимнәр

Җәмгыять

Япониядә Хезмәткә рәхмәт белдерү көне бәйрәм ителә

23 ноябрь 2017, 08:23

Япониядә Хезмәткә рәхмәт белдерү көне бәйрәм ителә Бу көндә Япония сәнәгать өлкәсе хезмәткәрләренә, фермерларга, дәүләт учреждениеләрендә, компанияләрендә эшләүчеләргә түләүле ял көне бирелә.

(Казан, 23 ноябрь, "Татар-информ"). 23 ноябрьдә Япониядә милли бәйрәм – Хезмәткә рәхмәт белдерү көне (Kinro-Kanshya no Hi) билгеләп үтелә, диелә Calend.ru Истәлекле көннәр мәгълүмати сайтында.

Бу көндә Япония сәнәгать өлкәсе хезмәткәрләренә, фермерларга, дәүләт учреждениеләрендә, компанияләрендә эшләүчеләргә түләүле ял көне бирелә.

“Хезмәткә рәхмәт белдерү көне” дип игълан ителгән бәйрәм 1948 елдан башлап билгеләп үтелә. Элегрәк ул “Яңа уңыш бәйрәме” дип йөртелгән һәм авыл хуҗалыгы эшләре тәмамлану уңаеннан уздырылган булган. Ә хәзер әлеге бәйрәм хезмәтнең барлык төрләре белән шөгыльләнүчеләрне берләштерә.

Бәйрәмнең асылы - җәмгыять үсешенә кулыннан килгән кадәр хезмәт керткәне өчен, японнарның үзара рәхмәт әйтешүеннән гыйбарәт.

Бәйрәм уңаеннан авыл хуҗалыгы өлкәсендә  җитештерелгән азык-төлек продукциясе,  эш кораллары, авыл хуҗалыгына кагылышлы фәнни әдәбият һ.б. әйберләрдән күргәзмәләр оештырыла, авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куючыларның бәйрәме – Ногёсай уздырыла, диелә хәбәрдә.

Күргәзмәдә җиңүчеләргә император һәм Авыл хуҗалыгы, урман, балык җитештерү хуҗалыгы министрлыгы премияләре тапшырыла.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр