ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар мөхәррирләре чаң суга: татар язучылары милли матбугатны укымый
2018 елгы чемпионатка Бондаренко һәм Сибгат Хәким урамнары арасында җәялеләр юлы төзеләчәк
Быелның 11 аенда Татарстан юлларында теркәлгән аварияләрдә 393 кеше һәлак булган
18-24 декабрь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы
Декабрь башыннан бирле Казанда айлык норманың 193 проценты күләмендә кар яуган

Җәмгыять

Чүпрәледә Сәйфихан Нәфиев кубогына көрәш ярышлары узачак

23 ноябрь 2017, 09:00

Чүпрәледә Сәйфихан Нәфиев кубогына көрәш ярышлары узачак Чүпрәле районында күркәм традицияләрнең берсе, элекке елларда республика прокуроры, Конституцион суд рәисе булып эшләгән Сәйфихан Нәфиевны искә алалар

(Чүпрәле, 23 ноябрь, "Татар-информ", "Туган як"). 25 ноябрьдә Чүпрәле районында күркәм традицияләрнең берсе, элекке елларда республика прокуроры, Конституцион суд рәисе булып эшләгән Сәйфихан Нәфиевны искә алу чарасы уза, дип яза җирле басма.

Елдагыча кунаклар, аны искә алып, район прокуратурасы бинасы каршында истәлекләре белән уртаклашачаклар, шулай ук, Сәйфихан Нәфиев исемендәге премия тапшырачаклар. Район балалар һәм яшүсмерләр спорт залында исә бу көнне Сәйфихан Нәфиев кубогына көрәш ярышлары узачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр