ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар мөхәррирләре чаң суга: татар язучылары милли матбугатны укымый
2018 елгы чемпионатка Бондаренко һәм Сибгат Хәким урамнары арасында җәялеләр юлы төзеләчәк
Быелның 11 аенда Татарстан юлларында теркәлгән аварияләрдә 393 кеше һәлак булган
18-24 декабрь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы
Декабрь башыннан бирле Казанда айлык норманың 193 проценты күләмендә кар яуган

Җәмгыять

Лениногорск халкын кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская кабул итте

23 ноябрь 2017, 01:00

Лениногорск халкын кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская кабул итте Алар арасында торак мәсьәләсен хәл итүне, җир участогына милек хокукын рәсмиләштерүдә ярдәм сораучылар, суд карары белән белән килешмәүчеләр дә бар.

(Лениногорск, 23 ноябрь , “Татар-информ”, “Заман сулышы”). Лениногорскилыларны Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская кабул итте, дип хәбәр итә район газеты.

Кеше хокуклары буенча вәкил тарафыннан мондый кабул итү халык өчен бик яхшы мөмкинчелек иде, бушлай юридик консультация дип тә әйтергә мөмкин. Ул көнне Сәрия Харисовнага кабул итүгә тугыз кеше язылган иде.

Лениногорскилылар төрле гозерләр белән килде. Алар арасында торак мәсьәләсен хәл итүне, җир участогына милек хокукын рәсмиләштерүдә ярдәм сораучылар, суд карары белән белән килешмәүчеләр дә бар иде. Сәрия Сабурская һәрберсен дикъкат белән тыңлап, проблеманы чишүдә ярдәм итәргә тырышты, киңәшләрен бирде. Кайбер мәсьәләләр буенча тиешле органнарга мөрәҗәгать итәсен әйтте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр