ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар җыры" эстрада фестивале җиңүчеләре билгеле - исемлек
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды

Җәмгыять

Казаннан Кытайның Хайнань утравына рейслар ачыла

22 ноябрь 2017, 21:56

Казаннан Кытайның Хайнань утравына рейслар ачыла Рейслар 340 урынга исәпләнгән Boeing 767-300ER очкычларында башкарылачак.

(Казан, 22 ноябрь, "Татар-информ"). 24 декабрьдә “Икар” авиакомпаниясе Казан – Хайкоу (Хайнань утравы, Кытай) маршруты буенча чартер программасын ачып җибәрә. Очышлар программасы 2018 елның 18 мартына кадәр дәвам итәчәк, дип җиткерә Казан мэриясенең рәсми порталы “Казан” халыкара аэропорты матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Очышлар Казаннан якшәмбе көннәрендә 20.30 сәгатьтә башкарылачак. 14 һәм 21 гыйнварда рейслар 17.00 сәгатькә күчерелә.

Кире юнәлештә Казанга очкыч 13.30 сәгатьтә кузгала. 14 һәм 21 гыйнварда Казанга очыш 9.30 сәгатьтә башкарыла. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.

Рейслар 340 урынга исәпләнгән Boeing 767-300ER очкычларында башкарылачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр