ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан архивы “Бүләк итү көннәре” уздыра
ТР Президенты РФ Катнаш сугыш төрләре берлеге җитәкчесе Федор Емельяненко белән очрашты
Татар мөхәррирләре чаң суга: татар язучылары милли матбугатны укымый
2018 елгы чемпионатка Бондаренко һәм Сибгат Хәким урамнары арасында җәялеләр юлы төзеләчәк
Быелның 11 аенда Татарстан юлларында теркәлгән аварияләрдә 393 кеше һәлак булган

Җәмгыять, Төп яңалыклар

22 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

22 ноябрь 2017, 21:00 , Фото: Ильнар Тухбатов

22 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Данис Зариповның спорттан читләштерелү вакыты төгәлләнде, Галиев мәчетендә Мәүлид бәйрәме узачачак, иң яхшы Коръән-хафиз билгеле булды.

 Данис Зариповның спорттан читләштерелү вакыты 6 айга кадәр кыскартылды/Хоккейчы иртәгә – 23 ноябрьдә үк бозга чыгарга хокуклы.

Истанбулда Мирсәет Солтангалиев искә алыначак/Искә алу җыенында татар язучысы Ринат Мөхәммәдиевның да чыгыш ясавы көтелә.

Галиев мәчетендә 28 ноябрьдә Мәүлид кичәсе оештырылачак/Мәчеттә атна дәвамында дини дәресләр, шул исәптән татар теле дәресләре дә уза.

Иң яхшы Коръән-хафиз - Казаннан/Казанда Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе үтте.

Дәүләт Советында элекке тоткыннарны тормышка җайлаштыру проблемалары турында сөйләштеләр/Җәза вакыты чыккач, ел саен республикага 4 меңнән артык кеше кайта.

Татарстанда яңгыр һәм җепшек кар явачак/Казанда һава температурасы 3 градуска кадәр җитә.

Зилә Вәлиева: Мөслимәләр корылтаенда катнашкан ханымнарның язмышы мәңгеләштерелергә лаек/Татар мөслимәләре корылтаеның 100 еллыгына күргәзмә ачылды.

"Ак Барс" хоккейчылары Уфада "Салават Юлаев" командасын тар-мар итте/Эмиль Гарипов үз капкасын "коры" калдырды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр