ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар җыры" эстрада фестивале җиңүчеләре билгеле - исемлек
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды

Икътисад

Татарстан тотылган автомобильләр сату буенча югары күрсәткечле төбәкләр унлыгына кергән

22 ноябрь 2017, 19:22

Татарстан тотылган автомобильләр сату буенча югары күрсәткечле төбәкләр унлыгына кергән Бу рейтингта Амур өлкәсе лидерлык итә, анда октябрьдә тотылган 32 011 автомобиль сатылган.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). 2017 елның октябрендә Татарстанда кулланылышта булган 12 248 автомобиль сатылган. Шундый машиналар сату буенча республика Россия Федерациясе төбәкләре арасында тугызынчы урынны били.

«Автостат Инфо» мәгълүматлары буенча Татарстанда кулланылышта булган машиналарны сату күләме бары тик 1,1 процентка гына кимегән.

Бу рейтингта Амур өлкәсе лидерлык итә, анда октябрьдә тотылган 32 011 автомобиль сатылган. Беренче өчлеккә шулай ук Мәскәү өлкәсе (25 164) һәм Краснодар крае (22 836) кергән.

Беренче бишлекне Мәскәү һәм Ростов өлкәсе төгәлли. Алардан соң Санкт-Петербург, Свердловск өлкәсе һәм Башкортстан. Унынчы урында – Чиләбе өлкәсе.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр