ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
ТР Президенты РФ Катнаш сугыш төрләре берлеге җитәкчесе Федор Емельяненко белән очрашты
Татар мөхәррирләре чаң суга: татар язучылары милли матбугатны укымый
2018 елгы чемпионатка Бондаренко һәм Сибгат Хәким урамнары арасында җәялеләр юлы төзеләчәк
Быелның 11 аенда Татарстан юлларында теркәлгән аварияләрдә 393 кеше һәлак булган
18-24 декабрь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов губернатор-блогерлар рейтингында бер юлы 7 позициягә күтәрелде

22 ноябрь 2017, 17:32 , Фото: Рамиль Гали

Рөстәм Миңнеханов губернатор-блогерлар рейтингында бер юлы 7 позициягә күтәрелде Татарстан Президенты сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Төркия комиссиясе утырышыннан фото куеп, лидерлар дүртлегенә эләккән.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Россиянең "Медиалогия" компаниясе мәгълүматлары буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов октябрьдә сылтама күп ясала торган губернатор-блогерлар рейтингында бер юлы 7 позициягә күтәрелде һәм дүртенче урынны биләде.

Лидерлар өчлеген янә Чечня башлыгы Рамзан Кадыров, Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Кырым башлыгы Сергей Аксенов тәшкил итә.

Октябрь нәтиҗәләре буенча лидерлар унлыгына беренче тапкыр Иванов өлкәсе губернаторы вазифасын башкаручы Станислав Воскресенский, Бурятия башлыгы Алексей Цыденов һәм Новосибирск өлкәсе губернаторы вазифасын башкаручы Андрей Травников кергән.

Татарстан Президенты сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Төркия комиссиясе утырышыннан фото куеп, лидерлар дүртлегенә эләккән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр