ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда "Татарстанның спорт өметләре" премиясен тапшыру тантанасы узды
Татарстан табигате энциклопедиясе өчен галимнәр 5 үзенчәлекле карта төзегән
Казан Кыш бабайлары һәм Кар кызлары үз хезмәтләренә бәяне арттырган
Хельсинки Җәмигъ мәчете төзүдән баш тарткан
Татарстан табигате энциклопедиясенә кимендә 5 мең тираж кирәк – галимнәр

Мәдәният

Полина Гагарина Казанда зур концерт залы төзелеше буенча мөрәҗәгать белән чыгарга ниятли

22 ноябрь 2017, 17:55

Полина Гагарина Казанда зур концерт залы төзелеше буенча мөрәҗәгать белән чыгарга ниятли Татарстан башкаласында киңкүләмле концерт мәйданчыгы булмау – зур җитешсезлек, диде җырчы.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Ольга Голыжбина). Россиянең танылган җырчысы Полина Гагарина Казанда яңа зур концерт залы төзелеше белән бәйле петиция төзергә ниятли. Бу хакта ул бүген «Маяковский» иҗади киңлегендә Казан җанатарлары белән фан-очрашуда белдерде.

“Казанда зур концерт залы пәйда булуын телим. “Пирамида” һәм “Эрмитаж” концерт карарга теләүчеләрнең барысын да сыйдыра алмый, бу чараның (Полина Гагаринаның шоу-концерты) ни дәрәҗәдә киң күләмле икәнлеген күрсәтәсе килә, ничәнче тапкыр моңа ирешә алмыйбыз. Барыгызга да мөрәҗәгать итәм, хатлар, петиция язачакмын, матур сәхнәле зур концерт залы булуын телибез”, – диде башкаручы.

“Казан – шундый искиткеч, матур һәм зур мәдәни үзәк, башкала. Биредә зур концерт залы булмау – зур җитешсезлек”, – дип өстәде ул.

Гагарина фан-очрашуга килгән барлык кунакларны бу инициативага кушылырга һәм петицияне имзаларга өндәде. Теркәү исемлеге буенча бүген «Маяковский» үзәгендә 400дән артык кеше җыелган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр