ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Уфа «Нур» дәүләт татар театрында шигырь бәйрәме узды
Кытай компанияләре Татарстанга чүп-чарны эшкәртергә ярдәм итәргә әзер
Энгель Фәттаховның улы Мамадыш Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасыннан азат ителде
15 декабрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа торак төзелеше буенча күчмә утырыш үткәрде

Җәмгыять

“Татар-информ”да Халыкара тәмәкедән баш тарту көнен үткәрү нәтиҗәләре турында сөйләячәкләр

22 ноябрь 2017, 16:09

“Татар-информ”да Халыкара тәмәкедән баш тарту көнен үткәрү нәтиҗәләре турында сөйләячәкләр Халыкара тәмәкедән баш тарту көне күпчелек илләрдә ноябрьнең өченче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтелә.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 23 ноябрьдә, 11.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында белгечләр һәм табиб-наркологлар катнашында Халыкара тәмәкедән баш тарту көнен үткәрү нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясе узачак.

Чарада Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика наркология диспансеры баш табибының балалар наркологиясе буенча урынбасары Степан Криницкий, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белегече психиатр-нарколог, Республика наркология диспансеры баш табибының медицина буенча урынбасары Резедә Хәева һәм “Выбор” Бәйлелекне кисәтү үзәге белгече Луиза Хәкимова катнаша.

Халыкара тәмәкедән баш тарту көне күпчелек илләрдә ноябрьнең өченче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтелә. Ул 1977 елда Америка онкология җәмгыяте тарафыннан гамәлгә куелган һәм бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы ярдәме белән үткәрелә. Бу оешма 2003 елда тәмәкегә каршы көрәш конвенциясен кабул иткән, аңа 180 ил, шул исәптән Россия кушылган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе була. Видеога комментарийларда сораулар бирергә мөмкин.

Массакүләм матбугат чаралары вәкилләренә аккредитация үтү өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр