ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар җыры" эстрада фестивале җиңүчеләре билгеле - исемлек
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды

Хәвеф-хәтәр

Казанда ике егет бурычлары өчен 22 яшьлек кызны кыйнаган һәм “Айфон”ын урлаган

22 ноябрь 2017, 15:18

Казанда ике егет бурычлары өчен 22 яшьлек кызны кыйнаган һәм “Айфон”ын урлаган Росгвардиячеләр оператив төстә әлеге егетләрне Фучик урамында тоткарлаган.

(Казан, 22 ноябрь, "Татар-информ"). Казанда ике егет кыз туганы алган бурычлары өчен 22 яшьлек кызны кыйнаганнар һәм акча урынына “Айфон”ын алганнар, дип хәбәр итә Татарстан Росгвардиясе матбугат хезмәте.

Кичә Росгвардия наряды Сыртланова урамындагы бер йортка иртүк чакырыла. Фатирдагы 22 яшьлек кыз һәм кыз туганының 20 яшьлек дус егете янына айнык булмаган ике егет килеп, аларга һөҗүм иткән. Аларны пыяла шешә белән кыйнап, кызның 64 меңлек “Айфон”ын алганнар. Егетләр аны кыз туганы алган акча урынына алуларын аңлаткан.

Росгвардиячеләр оператив төстә әлеге егетләрне Фучик урамында тоткарлаган. Ачыкланганча, алар эшсез җирле 21 һәм 22 яшьлек егетләр булып чыккан. Росгвардиячеләр егетләрне полицейскийларга тапшырган. “Талау” маддәсе нигезендә әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр