ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар җыры" эстрада фестивале җиңүчеләре билгеле - исемлек
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды

Хәвеф-хәтәр

Казан – Арча юлында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны аэростаттан күзәтәләр

22 ноябрь 2017, 12:44

Казан – Арча юлында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны аэростаттан күзәтәләр Коркачы бистәсе районындагы һәлакәтле юл - юл-патруль хезмәте инспекторларының ныклы күзәтүендә.

(Казан, 22 ноябрь, "Татар-информ", Регина Шәфиева). Казан – Арча юлында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны аэростаттан күзәтәләр. Анда дәүләт автоинспекциясенең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча рейды уза.

Аэростат Росгвардия хезмәткәрләре тарафыннан бирелгән. Камераның күзәтү радиусы өч километр чамасы, бер генә юл хәрәкәте кагыйдәсен бозучы да күз уңыннан читтә калмачак, дип белдерәләр.

Бүген тиешсез урында обгонга чыгучылар аеруча игътибарга алыначак.

“Казан – Арча юлы аеруча куркыныч юл участогы, монда юл-транспорт һәлакәте еш булып тора”, - дип белдерә Татарстан Росгвардиясенең авиация идарә технигы Дамир Гомәров.

Узган атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре аэростат ярдәмендә Казан – Оренбург юлының кыен өлешен контрольдә тоткан.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр