ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Уфа «Нур» дәүләт татар театрында шигырь бәйрәме узды
Кытай компанияләре Татарстанга чүп-чарны эшкәртергә ярдәм итәргә әзер
Энгель Фәттаховның улы Мамадыш Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасыннан азат ителде
15 декабрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа торак төзелеше буенча күчмә утырыш үткәрде

Җәмгыять

Казан Россиянең цифрлаштырылган шәһәрләре рейтингында җиденче урынны тота

22 ноябрь 2017, 10:44 , Фото: Ильнар Тухбатов

Казан Россиянең цифрлаштырылган шәһәрләре рейтингында җиденче урынны тота Zoom Market агентлыгы сораштырулары буенча, Мәскәү, Түбән Новгород һәм Екатеринбург аеруча цифрлаштырылган шәһәрләр булып танылган.

(Казан, 22 ноябрь, "Татар-информ"). Казан Россиянең цифрлаштырылган шәһәрләре рейтингында җиденче урынны яулады. Топ-10лык Zoom Market маркетинг агентлыгы сораштырулары нигезендә ачыкланган.

Мәскәү, Түбән Новгород һәм Екатеринбург аеруча цифрлаштырылган шәһәрләр булып танылган.

Татарстан башакласы күршеләре булып, исемлектә Волгоград (алтынчы урын) һәм Омск (сигезенче) тора.

Тулаем алганда, ил буенча Челтәргә тоташырга мөмкинлек бирүче заманча гаджетлардан халыкның 83 проценты куллана. Сораштырылучыларның 71 проценты онлайн-мессенджерлар куллана, аларның иң популярлары WhatsApp, Viber һәм Telegram. Шул ук вакытта SMSны респондентларның 9 проценты гына куллана.

Сораштыру мәгълүматлары нигезендә, социаль челтәрләрдән аккаунтларны россиялеләрнең 86 проценты куллана. Россиядә яшәүчеләр арасында “ВКонтакте”, “Одноклассники”, Instagram һәм Facebook аеруча популяр.

Сораштыру интервью алымы белән илнең 25 шәһәрендә үткәрелгән. Анда 19дан 62 яшькә кадәрге 3750 респондент катнашкан. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр