ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар җыры" эстрада фестивале җиңүчеләре билгеле - исемлек
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды

Татар дөньясы

Казанда татар язучылары һәм шагыйрьләренең аудиокитаплары тәкъдим ителә

22 ноябрь 2017, 09:53

Казанда татар язучылары һәм шагыйрьләренең аудиокитаплары тәкъдим ителә Аудиокитапларны "Җидегән чишмә" студиясе яздырган.

(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”). 23 ноябрьдә Казанда Татарстан язучылары һәм шагыйрьләренең аудиокитапларын тәкъдим итү чарасы узачак. Аларны “Җидегән чишмә” аудиокитаплар яздыру студиясе иҗат иткән.

Әлеге студия тарафыннан 10 аудиоҗыентык чыгарылган. Алар арасында Габдулла Тукай әсәрләре, Мәхмүт Галәүнең “Болганчык еллар”, “Мөһаҗирләр” романнары һәм башкалар бар.

2017 елның октябрь аенда бу әсәрләр ЛитРес сайтына урнаштырылды. Әлеге сайт БДБ илләрендә һәм Россиядә иң зур электрон китап китапханәләренең берсе булып санала.

Чара 23 ноябрь көнне 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең уку залында узачак. Керү ирекле.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр