ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда "Татарстанның спорт өметләре" премиясен тапшыру тантанасы узды
Татарстан табигате энциклопедиясе өчен галимнәр 5 үзенчәлекле карта төзегән
Казан Кыш бабайлары һәм Кар кызлары үз хезмәтләренә бәяне арттырган
Хельсинки Җәмигъ мәчете төзүдән баш тарткан
Татарстан табигате энциклопедиясенә кимендә 5 мең тираж кирәк – галимнәр

Җәмгыять

Татарстанда техника кышкы шартларда эшләүгә әзер – министрлык

22 ноябрь 2017, 09:13 , Фото: Рамиль Гали

Татарстанда техника кышкы шартларда эшләүгә әзер – министрлык Республикада 70тән артык яңа кар чистарту техникасы сатып алган.

(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”). Кышка әзерләнгәндә Татарстанда юл оешмалары тузган техниканы яңага алыштырган. Быел 72 берәмлек кар чистарту техникасы сатып алынган. Бу хакта Министрлар Кабинетында кичә узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр итте.

Кыш көне муниципаль юлларны карап тоту өчен 207 берәмлек яңа кар чистарту техникасы бүлеп бирелгән. Татарстан территориясендә юлларны карап  тоту өчен “Татавтодор”, “Татнефтедор”, “Алексеевскдорстрой” һәм “Каздорстрой” оешмалары җаваплы.

Юл оешмалары карамагында 1070 берәмлек махсуслаштырылган техника бар, алар ГЛОНАСС системасына тоташтырылган. Техника кышкы шартларда эшләүгә әзер, дип ассызыклады Ленар Сафин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр