ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда "Татарстанның спорт өметләре" премиясен тапшыру тантанасы узды
Татарстан табигате энциклопедиясе өчен галимнәр 5 үзенчәлекле карта төзегән
Казан Кыш бабайлары һәм Кар кызлары үз хезмәтләренә бәяне арттырган
Хельсинки Җәмигъ мәчете төзүдән баш тарткан
Татарстан табигате энциклопедиясенә кимендә 5 мең тираж кирәк – галимнәр

Хәвеф-хәтәр

Казан дары заводында янгын чыккан

22 ноябрь 2017, 07:26 , Фото: Султан Исхаков

Казан дары заводында янгын чыккан Халыкка куркыныч янамый, ди Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген иртән Казанның дары заводында янгын чыккан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән җиткерделәр.

6.33 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне чакырту 112 бердәм телефон номерына Дары заводы территориясендә янгын чыгу турында хәбәр ителә. Ул вакытка янгынның мәйданы билгеле булмый.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр завод биләмәсендә аерым торган бинаның түбәсе януын ачыклый. 6.45 сәгатькә янгын чикләп алына. Халыкка куркыныч янамый, ди Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр