ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда "Татарстанның спорт өметләре" премиясен тапшыру тантанасы узды
Татарстан табигате энциклопедиясе өчен галимнәр 5 үзенчәлекле карта төзегән
Казан Кыш бабайлары һәм Кар кызлары үз хезмәтләренә бәяне арттырган
Хельсинки Җәмигъ мәчете төзүдән баш тарткан
Татарстан табигате энциклопедиясенә кимендә 5 мең тираж кирәк – галимнәр

Җәмгыять

Татарстан кешесе буларак, татар телен өйрәнү безнең вазифабыз – гимназия укучысы

22 ноябрь 2017, 08:23 , Фото: Салават Камалетдинов

Татарстан кешесе буларак, татар телен өйрәнү безнең вазифабыз – гимназия укучысы Бу хакта ул "Татарстан- Яңа гасыр" телеканалына чыга торган "7 дней" тапшыруында белдерде.

(Казан, 22 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). "Һәр кеше төрлечә үсәргә тиеш һәм телләр белү, билгеле инде, мөһим. Дәүләт теле буларак, һичшиксез, татар телен өйрәнергә тиешбез. Татарстан кешесе буларак, татар телен өйрәнү безнең вазифабызга керә",– дигән фикердә Буа гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Милана Кударива. Бу хакта ул "Татарстан- Яңа гасыр" телеканалына чыа торган "7 дней" тапшыруында белдерде.

Шул ук гимназия укучысы Лилия Сафина фикеренчә, татар теле, фонетика ягыннан, инглиз теленә охшаш. Шуңа да аны өйрәнү кыенлыклар тудырмый. "Телләрне өйрәнү өчен сабырлык кирәк", – ди ул.

"Чуваш милләтеннән булганлыктан, миңа татар телен өйрәнү авыр түгел. Чөнки охшаш сүзләр бик күп", – ди шул ук гимназиядә белем алучы Ангелина Ситникова. Кыз 4 тел белә: рус, татар, чуваш һәм инглиз.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр