ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда "Татарстанның спорт өметләре" премиясен тапшыру тантанасы узды
Татарстан табигате энциклопедиясе өчен галимнәр 5 үзенчәлекле карта төзегән
Казан Кыш бабайлары һәм Кар кызлары үз хезмәтләренә бәяне арттырган
Хельсинки Җәмигъ мәчете төзүдән баш тарткан
Татарстан табигате энциклопедиясенә кимендә 5 мең тираж кирәк – галимнәр

Җәмгыять

Әгерҗедә архив бүлеге ремонт эшләре өчен 6,5 миллион сум акча тотылган

22 ноябрь 2017, 07:05

Әгерҗедә архив бүлеге ремонт эшләре өчен 6,5 миллион сум акча тотылган Биредә ремонт эшләрен башкарырга 6,5 миллион сум акча тотылган.

(Әгерҗе, 22 ноябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Екатерина Самсонова).Соңгы ун ел эчендә Әгерҗедәге архив бүлеген әле бер, әле икенче урынга күчереп йөрттеләр. Ниһаять, архив бүлегенә барлык таләпләргә туры килерлек бина табылуына биредә эшләүчеләр сөенеп туялмыйлар, дип яза район газетасы.

– Күченү мәшәкатьләре күп вакыт һәм көч таләп итсә дә, без бик канәгать, – ди бүлек җитәкчесе Марина Романова. – Моңа кадәр эшләгән биналарның берсе дә архив саклау нормаларына туры килми иде. Шуңа күрә без район җитәкчелеге исеменнән ТРның архив эше буенча Дәүләт комитетына хат юлладык. Мөрәҗәгатебезне игътибарсыз калдырмадылар. Гагарин урамындагы 70а йортын капиталь төзекләндерү программасына керттеләр. Үзәктә урнашкан әлеге бинада ремонт ясалганнан соң бик якты һәм уңайлы. Бинаның бер катлы булуы клиентларыбыз өчен дә бик җайлы. Безгә күбрәк лаеклы ялдагы өлкән буын кешеләре мөрәҗәгать итә бит. Шулай итеп, шәһәр үзәгендә урнашкан бинабыз барлык таләпләргә дә туры килә дип сөенеп әйтә алабыз.

Биредә ремонт эшләрен башкарырга 6,5 миллион сум акча тотылган. Бинада шулай ук янгын-саклау, заманча һава алыштыру системалары бар. Документлар өчен барлыгы дүрт саклау урыны җиһазландырылган. Аның берсенә яңа мобиль металл стеллажлар урнаштырганнар. Алар да республика бюджеты хисабына алынган. Әлеге стеллажларга беренче документлар урнаштырыла башлаган инде.

Бүгенге көндә бүлектә документларның электрон базасын булдыру өстендә дә эш алып барыла. Шулай итеп, яңа урында яңа эш ысулларын да өйрәнәләр хезмәткәрләр.

 

 

 

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр