ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар җыры" эстрада фестивале җиңүчеләре билгеле - исемлек
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды

Җәмгыять

Әлки районының П.Хузангай музее директоры район газетасы язмаларын туплап китап чыгарган

22 ноябрь 2017, 02:00

Әлки районының П.Хузангай музее директоры район газетасы язмаларын туплап китап чыгарган 200 биттән торган әлеге китап "Русский стал судьбой..." дип исемләнгән.

(Әлки, 22 ноябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районының П.Хузангай музее директоры Олег Мурзин "Әлки хәбәрләре" газетасында төрле елларда дөнья күргән язмаларны туплап китап чыгарган, дип яза җирле басма.

 

Петр Хузангай музее директоры Олег Мурзин "Әлки хәбәрләре" һәм "Коммунизм юлы" газеталарында төрле елларда дөнья күргән язмаларны туплап китап чыгарды.

200 биттән торган әлеге китап "Русский стал судьбой..." дип исемләнгән. Биредә рус милләтеннән булган әлкилеләр хакындагы мәкаләләр тупланган. "Газета битләрендә басылган әлеге язма геройлары – район тормышында, аның тарихында зур роль уйнаган шәхесләр", дип билгеләп үтә Олег Мурзин китапның кереш өлешендә. Китапка кергән әлеге кешеләр белән горурланып, алар хакындагы язмаларны кабат укып чыгу мөмкинлеге туа. Китап укучылар өчен дә, анда телгә алынган геройларга, аларның туганнарына да менә дигән истәлекле бүләк бу.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр