ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
ТР Президенты РФ Катнаш сугыш төрләре берлеге җитәкчесе Федор Емельяненко белән очрашты
Татар мөхәррирләре чаң суга: татар язучылары милли матбугатны укымый
2018 елгы чемпионатка Бондаренко һәм Сибгат Хәким урамнары арасында җәялеләр юлы төзеләчәк
Быелның 11 аенда Татарстан юлларында теркәлгән аварияләрдә 393 кеше һәлак булган
18-24 декабрь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы

Спорт

Ярославльдә профсоюзларның физкультура-спорт җәмгыяте беренчелегендә әлмәтле җиңде

21 ноябрь 2017, 23:00

Ярославльдә профсоюзларның физкультура-спорт җәмгыяте беренчелегендә әлмәтле җиңде Адель Сираҗетдинов Россия беренчелеге финалында Әлмәт шәһәре һәм республика данын яклау хокукын алды.

(Әлмәт, 21 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт Олимпия резервындагы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлегендә тәрбияләнүчеләр дәрәҗәле ярышлардан җиңеп кайтты, дип яза җирле басма.

Ярославльдә узган "Россия" профсоюзларның физкультура-спорт җәмгыяте беренчелегендә Адель Сираҗетдинов 45 кг авырлык категориясендә алтын медальгә лаек булды һәм Россия беренчелеге финалында Әлмәт шәһәре һәм республика данын яклау хокукын алды.

Ришат Закиров 60 кг авырлык категориясендә бронза бүләк иясе булды. Егетләр тренерлар Эдуард Гаджиев һәм Эдуард Джанвелян кул астында тәрбияләнә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр