ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда "Татарстанның спорт өметләре" премиясен тапшыру тантанасы узды
Татарстан табигате энциклопедиясе өчен галимнәр 5 үзенчәлекле карта төзегән
Казан Кыш бабайлары һәм Кар кызлары үз хезмәтләренә бәяне арттырган
Хельсинки Җәмигъ мәчете төзүдән баш тарткан
Татарстан табигате энциклопедиясенә кимендә 5 мең тираж кирәк – галимнәр

Мәдәният

Казан студиясе Ренат Ибраһимов җырына «пластилин» клип тәкъдим итте

21 ноябрь 2017, 15:33

Казан студиясе Ренат Ибраһимов җырына «пластилин» клип тәкъдим итте Казанның FILMFLY анимация студиясе аны бер ел дәвамында төшергән.

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Анна Тарлецкая). 20 ноябрьдә интернетта Ренат Ибраһимовның «Домой» җырына төшерелгән анимацион фильмның премьерасы булды. Кыска метражлы мультфильм дүрт минут ярым дәвам итә һәм алты меңнән артык кадрдан тора. Казанның FILMFLY анимация студиясе аны бер ел дәвамында төшергән.

Студия җитәкчесе Данил Фәйзрахманов сүзләренчә, премьераның вакыты очраклы рәвештә генә сайланмаган. 20 ноябрь – танылган җырчы Ренат Ибраһимовның туган көне, ул быел 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Клип аның заказы буенча төшерелде.

«Бу эш шундый мавыктыргыч булып чыкты ки, без бер клипта гына тукталып калмадык һәм ким дигәндә 1 сәгать 20 минут дәвам итәчәк «пластилин» мюзикл төшерергә ниятлибез», - дип искәртте Ренат Ибраһимов.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр