ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда "Татарстанның спорт өметләре" премиясен тапшыру тантанасы узды
Татарстан табигате энциклопедиясе өчен галимнәр 5 үзенчәлекле карта төзегән
Казан Кыш бабайлары һәм Кар кызлары үз хезмәтләренә бәяне арттырган
Хельсинки Җәмигъ мәчете төзүдән баш тарткан
Татарстан табигате энциклопедиясенә кимендә 5 мең тираж кирәк – галимнәр

Җәмгыять

Татарстан колонияләре Мәскәүгә 10 миллион сумлык продукция озатачак

21 ноябрь 2017, 13:58

Татарстан колонияләре Мәскәүгә 10 миллион сумлык продукция озатачак 23нче «Металл-Экспо» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә продукция китерү турында килешүләр төзелде.

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан колонияләре Мәскәүгә 10 миллион сумлык продукция озатачак. Россия башкаласында узган 23нче «Металл-Экспо» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә шул хактагы килешүләр имзаланды, дип хәбәр итә Россия җәзаларны үтәтү Федераль хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

«Металл-Экспо» күргәзмәсе ведомство хезмәткәрләренә берничә эшлекле очрашу үткәрергә мөмкинлек бирде. Аларда республика төзәтү учреждениеләрендә металл кою производствосын үстерү һәм заказ бирүчеләрне эзләү хакында фикер алыштылар. Биредә Россия җәзаларны үтәтү Федераль хезмәтенең Татарстандагы учреждениеләрендә җитештерелә торган әзер продукция җибәрү һәм чимал, материаллар, комплектлау җиһазлары сатып алу турында башлангыч килешүләр төзелде.

«Металл-экспо» күргәзмәсендә 35 илдән 500дән артык компания катнашты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр