ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар җыры" эстрада фестивале җиңүчеләре билгеле - исемлек
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды

Әңгәмә

Рузил Гатин: "Опера җырчысына тел белү мәҗбүри!"

20 ноябрь 2017, 12:42 , Фото: Рамил Гали

Рузил Гатин: 12-13 ноябрь көннәрендә Италиянең “Ля Скала” опера театрында Дж.Россининың “Севилья чәчтарашы” спектакленең дөньякүләм премьерасы булды.

(Казан, 20 ноябрь, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). 12-13 ноябрь көннәрендә Италиянең “Ля Скала” опера театрында Дж.Россининың “Севилья чәчтарашы” спектакленең дөньякүләм премьерасы булды. Бу спектакльдә Татарстанның атказанган артисты, җырчы Рузил Гатин Граф Альмавива партиясен башкарды.
Intertat.tatar электрон газетасы Италиянең яңа проектында катнашкан җырчы белән эксклюзив әңгәмә оештырды.

- Рузил, Италия сәхнәсендә премьера ничек узды? Милан тамашачысы татар егетен ничегрәк кабул итте?

- Чит ил операсында беренче тапкыр гына чыгыш ясавым булмаса да, “Ла Скала” кебек тарихи сәхнәгә тәүге аяк басуым. Сүз дә юк, иҗади тормышымда бу - шатлыклы вакыйга. Шунысы да кызыклы: Дж.Россининың “Севилья чәчтарашы” спектаклендәге Граф Альмавива партиясен әүвәл башкаруым. Бу образ кызыклы, шул ук вакытта катлаулы да. Спектакль бик яхшы узды, зал шыгрым тулы иде. Россинының бу - киң танылган әсәрләренең берсе. “Ла Скала” театры аны яшь тамашачылар өчен махсус әзерләде. Балалар аудиториясен күздә тотып, операдан кайбер өлешләр төшереп тә калдырылган. Ә киләчәктә мин бу партиянең тулы вариантын өйрәнергә ниятләдем. Европада яшәүче балалар безнекеләрдән аерылып тора. Опера, гомумән классик музыка, алар өчен чит нәрсә түгел. Опера Италиядә туган, шуңа күрә андагы балалар классик музыканы кечкенәдән яратып үсә. “Ла Скала” кебек тарихи, бөек театрның балаларга йөз тотуы аеруча куандыра. Балалар сәясәтен театр күптән түгел генә башлады, быел “Севилья чәчтарашы”ннан тыш, тагын бер опера - Гаэтано Доницеттиның “Любовный напиток” дигәнен әсәрен балалар өчен яраклаштырып чыгарырга планлаштыралар.

Ана теле канда инде ул...

- Рузил “Ла Скала” яңа проектында барыгыз да яшь артистлар катнаштымы?

- Әйе, алар “Ла Скала” театрының академиясендә укыган яшь җырчылар. Алар төрле илләрдән. Минем кебек үк, Граф Альмавива партиясен башкаручы икенче төркемдәге тенор Кытайдан. Солистларның күпчелеге Италия, Албания, Корея, Германия, Испаниядән, хәтта Венесуэладан килгән җырчылар да бар. Төрле илләрдән җыелган булсак та, уртак тел табып эшләдек, премьера бик уңышлы узды, чөнки алкышлар кайнар һәм ихлас иде. 2 спектакльдә җырладым, киләсе спектакль 27 ноябрьгә куелган. Ул вакытта минем Миланга кабат очасым булачак.

- Италия сәхнәсендә җырларга хыялланмаган вокалист юктыр ул. 1778 елда төзелгән борынгы, тарихи, данлыклы сәхнәгә аяк басарга җөрьәт итми дә торганнардыр. Ә син ничегрәк барып кердең?

- 4 октябрь көнне “Ла Скала” театрында тыңлап карауларда катнаштым. Аның нәтиҗәләре минем өчен шатлыклы булды. Бер ай дәвамында спектакльгә әзерлек барды. Белгәнегезчә, 12 ноябрьдә “Ла Скала” сәхнәсендә премьера булды. Италия театры белән контрактым ярты елга төзелде, чөнки мондый зур театрларда ике, өч еллык контракт булырга мөмкин түгел. Проект күпме вакыт бара, контракт та шул вакытка исәпләнә. Мине ике проектка чакырдылар. Беренчесе - Джоаккино Россининың “Севилья чәчтарашы” операсында Альмавива партиясе, итальян телендә башкарам. Икенчесе - К.Глюкның “Орфей һәм Эфридика” спектакле, бусы француз телендә куелачак. Орфей партиясенә дублер тенор буларак алдылар. Бу партияне төп составта танылган тенор Хуан Диего Флорес башкарачак, аның проектлары бик күп булу сәбәпле, мине дә чакырдылар. Контракт март ахырына кадәр төзелде. Бу минем өчен зур вакыйга һәм җиңү дип уйлыйм.

- Рузил, бу “Ла Скала” театры башка илләргә чыга торгандыр бит?

- Әлбәттә чыга, иҗади гастрольләре бик күп илләрдә уза. Зур спектакльләр белән Мәскәүдә, Казахстанда да алар еш була. Ә инде яшь тамашачыларга адресланган “Севилья чәчтарашы” - аларның яңа проекты. Беренче адымнарын гына ясый. Аны башка илләрдә дә күрсәтү бик үк уңайлы түгелдер, чөнки спектакль итальян телендә башкарыла. Башка милләт балалары аны аңламаска мөмкин. Ә сәхнә өстендә субтитрлар биреп бару балаларга опера тыңлауны кыенлаштыра.

- Үзең дә әйтеп киттең, бер операда итальян, икенчесендә француз телендә җырлыйсың. Татарча да, сөбханалла, бик камил сөйләшәсең. Татар егетенә чит телләрне үзәштерергә кыен түгелме?

- Беренче чиратта, төрле телләр үзләштерү - ул безнең профессиянең бер өлеше. Опера җырчысына хас әйбер. Опералар төрле телләрдә куела бит. Тел белү безгә мәҗбүри. Итальян телендә бик үк иркен сөйләшмәсәм дә, шактый ук чарландым инде. Спектакльләр чит телдә була икән, мин аларны тәрҗемә итәм. Мәгънәне аңларга җиңелрәк булсын өчен шулай эшлим. Шәхсәнүзем, күп телләр белергә кирәк, дип саныйм. Ә инде ана телен белмәү турында сүз булуы да мөмкин түгел. Ана теле беренче чиратта! Ул канга салынган инде, беркая да китмисең аннан.

- Ана теле дигәннән, әти, әниең турында да сөйләсәң иде.

- Мин үзем Яр Чаллыда туып үстем. Әти Исхак, әни Флүдә музыка яратсалар да, җырчы кешеләр түгел. Концертларга йөриләр, интернеттан да күзәтәләр, барысын да аңлап бетермәсәләр дә кызыксыналар. Минем әни өчен “Ла Скала” театры ни дә Г.Камал исемендәге театр ни - барыбер. (Чагыштыру итеп кабул кылмагыз). Алар минем зур ярдәмче һәм ныклы терәгем.

- Тормыш иптәшең Гөлнора - чын сәнгатьне аңлый торган кеше…

- Хатыным Гөлнора Гатина - М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры солисты. Н.Җиһановның “Җәлил” спектаклендә катнаша. Без аның белән консерваториядә таныштык. Бер курста укыдык, ул Зилә Сөнгатуллина, ә мин Нина Варшавская классын тәмамладым. Гаилә корып җибәрдек. Икебез ике якта гастрольләрдә йөрибез. Казанда сирәк күрешеп алабыз, ләкин бер-беребезгә таяныч булып иҗат итәргә тырышабыз.

- Рузил, җырчы кешенең иҗади уңышы, бәхете педагогтан да торадыр бит?

- Нәкъ шулай, Аллага шөкер, минем олы юлга фатиха биргән педагогларым бик күп. Яр Чаллыда музыка мәктәбендә Нәфисә Исхаковна укытты. Аңа кадәр балалар бакчасында Гөлсинә Гәрәева музыкага кызыксыну уяткан иде. Чаллыда “Мизгел” вокаль ансамблендә җырлаган идем. Нәфисә апа кушуы буенча, мин Казанга консерваториягә укырга керергә тәвәкәлләдем. Консерваториядә Нәфисә Исхаковна укыган педагог Н.Варшавскаяда гыйлем алдым. Нина Петровна исә, миндә классик музыкага мәхәббәт уятты. Мәскәүдәге Россия театр институтында (ГИТИСта) белем алырга да насыйп булды. Монда инде “Йолдызлык” фестиваленең зур ярдәме тиде. Мәскәүдәге остазларым профессор Михаил Борисов, актер Владимир Пучковның сабаклары бик ярап куйды. Хәзерге вакытта да сәхнәдә шуларны кулланырга тырышам. “Йолдызлык” проекты тормышымда зур роль уйнады.

“Салават абый ялгыша”

- “Йолдызлык” турында сүз чыккач, соравым бар. Күптән түгел генә Салават Зәкиевич “Татар-информ” да “Йолдызлык” проекты татар җырчылары әзерләми, диде. Синең фикерең ничек?

- Һәр кешенең үз фикере булырга мөмкин. Аның уйлавынча шулай булсын. Ә минем белгәнемчә, “Йолдызлык” – зур гаилә ул. Анда яхшы җырчылар тәрбияләнә, араларында татар җырчылары да, рус җырчылары да бик күп. Хәзерге вакытта Мәскәүдә укып, зур эстрадага җитди адымнар ясаучылар бар. Алар белән горурланабыз. Иң мөһиме: ел саен республиканың төрле район, авылларында яңа йолдызлар барлыкка килә. Бәлкем алар әле барысын да төгәл эшләмидер, әмма аларның таланты бар. Татарстанда талантлы яшьләр барлыгын күрcәтә “Йолдызлык”. Минем уйлавымча, бәлкем, Салават абый ялгышадыр. “Йолдызлык”та чыныгу узган һәр җырчы зур эстрадага китми дә торгандыр. Консерваториядә белем алучылар бар, аларның киләчәген күрербез. Җырчылар юк, дигән фикер белән килешә алмыйм.

Пародия - иҗатымның бу юнәлеше тарихта

- РАТИда укыганда Россиякүләм проектларда катнаштың, пародия жанрында уңышлар күрсәттең, хәзер инде тулысынча операга гына йөз тотасыңмы?

- Хәзерге вакытта пародияләр белән шөгыльләнмим. Вакытымны, көчемне классик музыкага, опера сәнгатенә юнәлттем. Россия театр институтында чыгарылыш спектаклебез пародиягә бәйле иде. Мәскәүдә укыганда ук рус, чит ил артистларына пародия күрсәтә идек. Мавыгып китеп, төрле телевизион проектларда катнаштык. “Большая разница”, “Все по нашему”да катнашу актерлык ягыннан зур мәктәп булды.Төрле образларны тудыру бик кызыклы иде. Иҗатымның бу юнәлеше тарихка кереп калды...

- Казанда “Кара Пулат” проектында да уңышлы гына чыгыш ясадың, тик ул спектакльнең гомере кыска булу күпләрдә ризасызлык уятты кебек?

- Кызганыч ки, ул проект тәмамланды, минем белүемчә. Киләчәген шәхсән мин үзем әйтә алмыйм. Минем өчен дә зур проект иде. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев үзе финанс ягыннан булышып, күз-колак булып эшләнгән спектакль иде. Без яшьләргә үзебезне күрсәтергә мөмкинлек бирде. Композитор Эльмир Низамов хәзер инде Россиядән тыш, чит илләрдә дә таныш исем дип уйлыйм. Төрле спектакльләргә музыка яза. Кем белә, бәлкем “Кара Пулат” кабат торгызылыр. Болгар җирендә куярга дигән идея бар иде бит. Мин анда бик теләп катнашыр идем, сюжеты да бик кызыклы. Музыка ягыннан да үзенчәлекле операларның берсе ул. Мәскәүдә дә яратып кабул иткән иделәр.

- Татар җыр сәнгате турында фикерләрең нинди?

- Эстрада турында сорый торгансыздыр. Бу сорауга төгәл, анык кына җавап бирә алмыйм. Шәхсән үзем тыңларга яратам. Машинада да, өйдә дә дигәндәй. Бик күп дусларым татар эстрадасында эшли. Кризис, проблемалар бар, дип уйламыйм, чөнки җырлар языла, тамашачы концертларга йөри. Татар репы, рогы булырга мөмкин түгел, дип әйтүчеләр бар. Минем уйлавымча, ник булмасын? Чөнки һәр башлангыч - уңай күренеш. Аларга ярдәм итәргә кирәк. Татар эстрадасы яман, дип әйтә алмыйм. Җырчылар бик күп, һәрберсен белеп бетереп булмаса да, барысы да танылган. “Үзгәреш җиле” проектына килгәндә, ул шулай ук зур эстраданың бер юнәлеше. Опера театрында, президентлар белән бергә җыр бәйрәме оештыру яхшы күренеш. Яшь җырчыларга үзләрен күрсәтергә тагын бер мөмкинлек.

Концертларым августка кадәр билгеләнгән

- М.Җәлил исемендәге опера театрында үзебезнең яшь кадрлар тәрбияләнми, диләр. Син бу җәһәттән нинди фикердә? Спектакльләрдә читтән чакырылган солистлар гына катнаша.

- Бу Казан опера театрының сәясәте генә түгел. Хәзерге вакытта Европаның иң зур театрлары читтән чакырылган артистлар белән генә эшли. Төп партияләрне бездә дә Мәскәү, Екатеринбургтан килгән артистлар башкара. Бәлки аның уңай яклары да бардыр. Казан тамашачысы Зур театр, Мария театры солистларын күрсә яхшы ич. Минем хатыным Гөлнора Гатина консерваторияне тәмамлаганда анда тыңлану узды. Хәзерге вакытта М.Җәлил исемендәге сәхнәдә төп партияләр башкара, шуңа күрә театр үзенә кирәк тавыш булса, ала дип уйлыйм. Ә үземә килгәндә, мин өч мәртәбә безнең театрда тыңланулар уздым, өчесендә дә алмадылар...

- “Ла Скала”дан тыш та чит сәхнәләрдә чыгыш ясыйсың бугай...

- Узган ел, быел да әле Италиянең башка театрындагы проектта катнаштым. Италиянең театрлар берлеге һәр ел бер опера алып, солистлар чакырып, гастроль туры ясый. Быел Дж.Россининың “Золушка” операсы булды, чөнки аның беренче куелганына 200 ел тулды, юбилей елы буларак сайланган. Без Бресчия һәм Кремада икешәр спектакль куйдык. Хәзер кабат 6 спектакль көтелә. Павия, Бергамо һәм Комо дигән шәһәрләрдә булачак. Россини опера фестивалендә дә катнаштым. Ул композиторның туган шһәрендә узган иде. Анда һәр елны композитор исемен йөрткән фестиваль уза. Аллага шөкер, минем концертлар расписаниесе августка кадәр язылып куелган.

- Ә татар сәхнәсендә нинди партияләр башкарыр идең?

- Туган җиремдә Гаэтано Доницетти “Любовный напиток”, Дж.Россининың “Севилья чәчтарашы”ндагы тенор партияләрен җырлар идем. Беллини, Моцарт спектакльләрен куялар икән анда да үземне сынап карыйсым килә. Театр чакыра икән, бик теләп катнашачакмын.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр