ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда "Татарстанның спорт өметләре" премиясен тапшыру тантанасы узды
Татарстан табигате энциклопедиясе өчен галимнәр 5 үзенчәлекле карта төзегән
Казан Кыш бабайлары һәм Кар кызлары үз хезмәтләренә бәяне арттырган
Хельсинки Җәмигъ мәчете төзүдән баш тарткан
Татарстан табигате энциклопедиясенә кимендә 5 мең тираж кирәк – галимнәр

Икътисад

Р.Миңнеханов нефть химиясе өлкәсендә Вьетнам белән элемтәләрне үстерү мөмкинлеген күрә

20 ноябрь 2017, 19:25 , Фото: prav.tatarstan.ru

Р.Миңнеханов нефть химиясе өлкәсендә Вьетнам белән элемтәләрне үстерү мөмкинлеген күрә Рөстәм Миңнеханов Хошимин шәһәрендә узган “Вьетнам — Татарстан” эшлекле бизнес-форумында катнашты.

(Казан, 20 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан һәм Вьетнам нефть эшкәртү һәм нефтехимия өлкәсендә хезмәттәшлекне уңышлы үстерә алачак, дип саный Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Бу хакта ул Хошимин шәһәрендә “Вьетнам — Татарстан” бизнес-форумында чыгыш ясаганда җиткергән.

Вьетнамда югары сыйфатлы нефть табу елдан-ел арта бара – бу диңгездә дә, коры җирдә дә шулай. Шул ук вакытта әзер нефть продуктларының күпчелек өлешен Вьетнам Азия илләренә озатырга мәҗбүр.

“Тулаем алганда, Вьетнам компанияләре белән элемтәләрне үстерүгә мөмкинлекләр зур булган өлкәләр булып, нефть эшкәртү һәм нефтехимия, энергетика, машина төзелеше, аларга компонентлар җитештерү, югары технологияләр, фармацевтика, медицина, авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләр тора”, - дип китерә Рөстәм Миңнеханов сүзләрен Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Хошимин шәһәрендә “Вьетнам — Татарстан” бизнес-форумында катнашучылар Россия-Вьетнам багланышларын үстерүдә төбәкара хезмәттәшлекнең мөһимлеген билгеләп үттеләр.

“Татарстан үз дәрәҗәсендә эшлекле элемтәләрне җәелдерүдә ярдәм итәргә әзер”, - дип җиткерде республика лидеры.

Россиянең Хошиминдагы Генераль консулы Алексей Попов сүзләренчә, 2020 елга илләр арасында товар әйләнешен 20 млрд сумга җиткерү планлаштырыла. Быел беренче яртыеллыкта ул 20 процентка үскән.

Миңнеханов Вьетнамда Татарстан продукциясенең киң танылу алуын билгеләп үтте. Болар “КАМАЗ” йөк автомобильләре, Ми-17 вертолетлары, Яшел Үзәннең “Гепард “ фрегатлары һәм башкалар. Республикалар арасында узган ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше ике тапкырдан артыкка үсеп, 60 млн долларны тәшкил иткән.

Хошимин Халык комитеты рәисе урынбасары Ле Тхань Ли халыкара хезмәттәшлекне үстерү һәм Татарстан белән эшлекле элемтәләрне ныгыту ике илгә дә файда китерәчәгенә ышануын җиткерә.

“Бүген бу залда Татарстанның 10нан артык төрле предприятие вәкилләре бар. Алар эшкәртү сәнәгатеннән дә, фармацевтика, авыл хуҗалыгы һәм күп кенә башка өлкәләрдән дә. Әлеге юнәлешләргә Вьетнамда ихтыяҗ зур һәм алар безнең эшмәкәрләрне кызыксындырмый калмаячак”, - дип билгеләп үтә ул.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр