ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда "Татарстанның спорт өметләре" премиясен тапшыру тантанасы узды
Татарстан табигате энциклопедиясе өчен галимнәр 5 үзенчәлекле карта төзегән
Казан Кыш бабайлары һәм Кар кызлары үз хезмәтләренә бәяне арттырган
Хельсинки Җәмигъ мәчете төзүдән баш тарткан
Татарстан табигате энциклопедиясенә кимендә 5 мең тираж кирәк – галимнәр

Мәдәният

Актер Безруков Путинга Чаллы курчак театрындагы проблемалар хакында сөйләде

20 ноябрь 2017, 10:54

Актер Безруков Путинга Чаллы курчак театрындагы проблемалар хакында сөйләде Путин Мәдәният министрлыгына балалар театрларындагы проблемалар һәм аларны хәл итү алымнары буенча үзе өчен аерым документ әзерләргә йөкләмә бирде.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Актер Сергей Безруков РФ Президенты Владимир Путинга Чаллы курчак театры мисалында балалар театрларын борчыган проблемалар хакында сөйләде.

Артист сәнгать өлкәсендә талантлы яшьләрне эзләү, аларга ярдәм күрсәтү һәм һөнәри әзерләү мәсьәләләре буенча Хөкүмәт киңәшмәсендә «Театр – балаларга» проекты турында доклад белән чыгыш ясады, дип хәбәр итә Россия Президентының матбугат хезмәте.

Путин РФ мәдәният министры Владимир Мединскийга вәзгыятькә аңлатма бирергә кушты.

Мәдәният ел саен балалар театрларына министрлыктан 220 миллион сум акча бүлеп бирелүен әйтте.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Путин Мединскийга балалар театрларындагы проблемалар һәм аларны хәл итү алымнары буенча үзе өчен аерым документ әзерләргә йөкләмә бирде.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр