ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда "Татарстанның спорт өметләре" премиясен тапшыру тантанасы узды
Татарстан табигате энциклопедиясе өчен галимнәр 5 үзенчәлекле карта төзегән
Казан Кыш бабайлары һәм Кар кызлары үз хезмәтләренә бәяне арттырган
Хельсинки Җәмигъ мәчете төзүдән баш тарткан
Татарстан табигате энциклопедиясенә кимендә 5 мең тираж кирәк – галимнәр

Җәмгыять

Мамадыш районы Соколка авылында үзара салым акчаларына су линияләре һәм юллар яңартылачак

20 ноябрь 2017, 08:00

Мамадыш районы Соколка авылында үзара салым акчаларына су линияләре һәм юллар яңартылачак Мамадыш шәһәре һәм район авылларында үзара салым җыюга нигезләнгән референдум узды.

(Мамадыш, 20 ноябрь, “Татар-информ”, "Нократ"). Мамадыш шәһәре һәм район авылларында үзара салым җыюга нигезләнгән референдум узды. Тавыш бирүдә мамадышлылар актив катнаштылар, дип яза җирле басма.

Безнең иҗат төркеме Соколка авыл җирлегендә дә булып, тавыш бирү барышы белән танышып кайтты. Биредә участок сайлау комиссиясе урта мәктәп бинасында урнашкан. Комиссия рәисе Наталья Тихонова искәртүенчә, программа гамәлгә кергәннән бирле, аларда да шактый эшләр башкарылган.

"Киләсе елга үзара салым акчаларын су линияләрен яңартырга һәм юллар төзекләндерүгә тотарга исәплибез. Бу хакта сөйләшүләр булды. Бер фикергә килдек", - диде Наталья Тихонова.

УСК тавыш бирү яшендә булган 553 кеше исәпләнә иде. Көндезге 11 сәгатькә аларның 50% артыгы референдум буенча үз фикерләрен белдерергә өлгергән.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр