ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
ТР Президенты РФ Катнаш сугыш төрләре берлеге җитәкчесе Федор Емельяненко белән очрашты
Татар мөхәррирләре чаң суга: татар язучылары милли матбугатны укымый
2018 елгы чемпионатка Бондаренко һәм Сибгат Хәким урамнары арасында җәялеләр юлы төзеләчәк
Быелның 11 аенда Татарстан юлларында теркәлгән аварияләрдә 393 кеше һәлак булган
18-24 декабрь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы

Җәмгыять

Галимнәр, яшьлекне озынайту өчен, нәрсә ашарга кирәклеге хакында сөйләде

19 ноябрь 2017, 16:26

Галимнәр, яшьлекне озынайту өчен, нәрсә ашарга кирәклеге хакында сөйләде 32 ел дәвам иткән тикшеренүдә 210 мең шәфкать туташы һәм табиб катнашкан.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Атнага ике мәртәбә бер уч чикләвек ашап, кеше йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килү куркынычын 25 процентка диярлек һәм инсульттан үлү ихтималын киметә. Бу турыда туклану рационының 200 меңнән артык кешенең сәламәтлегенә ни рәвешле йогынты ясавын тикшергән Гарвард университеты галимнәре белдерде. Бу хакта Daily Mail газетасы яза.

32 ел дәвам иткән тикшеренүдә 210 мең шәфкать туташы һәм табиб катнашкан. Тикшеренү вакытында йөрәк-кан тамырлары авыруларының – 14 мең, йөрәктә ишемия авыруларының – 8300дә артык, инсультның 5900 очрагы теркәлгән. Аларның кайберләре үлем белән тәмамланган.

Галимнәр фикеренчә, гомерне озынайтуда, шулай ук инфаркт һәм инсультны кисәтүдә ашарга яраклы чикләвекләрнең барлык төрләре дә (әстерхан чикләвеге, бадәм, фундук, кешью, пекан, шулай ук арахис) сизелерлек роль уйнаган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр