ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
ТР Президенты РФ Катнаш сугыш төрләре берлеге җитәкчесе Федор Емельяненко белән очрашты
Татар мөхәррирләре чаң суга: татар язучылары милли матбугатны укымый
2018 елгы чемпионатка Бондаренко һәм Сибгат Хәким урамнары арасында җәялеләр юлы төзеләчәк
Быелның 11 аенда Татарстан юлларында теркәлгән аварияләрдә 393 кеше һәлак булган
18-24 декабрь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы

Җәмгыять

Кешегә аның ана телендә мөрәҗәгать итсәң, сиңа бөтенләй башка караш була - Эмилия Романова

19 ноябрь 2017, 16:04 , Фото: Рамиль Гали

Кешегә аның ана телендә мөрәҗәгать итсәң, сиңа бөтенләй башка караш була - Эмилия Романова КФУның татар теле курсларына йөрүче "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалында чыга торган "Адымнар" тапшырунда шулай дип белдерде.

(Казан, 19 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Кешегә аның ана телендә мөрәҗәгать итү сиңа карашын үзгәртә. Казан федераль университетында оештырылган татар теле курсларына йөрүче Эмиля Романова шундый фикердә. Бу хакта ул "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалында чыга торган "Адымнар" тапшыруының соңгы чыгарылышында биргән интервьюсында белдерде.

"Мин кешеләр белән эшлим. Кибеттә консультант. Кешегә үз ана телендә мөрәҗәгать итсәң, сиңа бөтенләй башка караш була. Татар телен укый башлагач, миңа икенче дөнья ачылды", - ди ул.

"Татар теле безнең республикабызда дәүләт теле һәм һәр кешегә аны белү кирәк", - дигән фикердә шундый ук курсларда белемен арттыручы Дмитрий Лукин.

Азат Җәләлиев исә: "Балаларым үсә. Аларга безнең телне өйрәтергә кирәк. Ә моны әти-әни эшли", - дип саный.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр