ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Уфа «Нур» дәүләт татар театрында шигырь бәйрәме узды
Кытай компанияләре Татарстанга чүп-чарны эшкәртергә ярдәм итәргә әзер
Энгель Фәттаховның улы Мамадыш Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасыннан азат ителде
15 декабрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа торак төзелеше буенча күчмә утырыш үткәрде

Хәвеф-хәтәр

Казандагы юл һәлакәтләрендә төп факторларның берсе – машина йөртүчеләрнең кагыйдә бозуы

19 ноябрь 2017, 13:08

Казандагы юл һәлакәтләрендә төп факторларның берсе – машина йөртүчеләрнең кагыйдә бозуы Барлык юл-транспорт һәлакәтләренең 85-90 проценты машина йөртүчеләрнең кагыйдәләрне бозуы аркасында килеп чыга.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Юл һәлакәтләрендә төп факторларның берсе – машина йөртүчеләрнең кагыйдәләрне бозуы, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Казан шәһәре буенча ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте.

Барлык юл-транспорт һәлакәтләренең 85-90 проценты нәкъ менә шул сәбәпле килеп чыга. Казанда теркәлгән һәр өч авариянең берсендә җәяүлеләр зыян күрә.

Шунысын да искәртик: җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен бозуы аркасында быел 200 авария килеп чыккан. Аларда 16 кеше һәлак булган, 190нан артыгы төрле тән җәрәхәтләре алган.

Быел полиция хезмәткәрләре җәяүлеләргә өстенлек бирмәгән 22,5 меңнән артык машина йөртүчене административ җаваплылыкка тарткан. Шушы ук чорда җәяүлеләр тарафыннан 64 меңгә якын юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр