ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар мөхәррирләре чаң суга: татар язучылары милли матбугатны укымый
2018 елгы чемпионатка Бондаренко һәм Сибгат Хәким урамнары арасында җәялеләр юлы төзеләчәк
Быелның 11 аенда Татарстан юлларында теркәлгән аварияләрдә 393 кеше һәлак булган
18-24 декабрь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы
Декабрь башыннан бирле Казанда айлык норманың 193 проценты күләмендә кар яуган

Мәдәният

Минзәлә театры вакытсыз вафат булган режиссеры Альберт Сәхабетдинов истәлеген яңарта

18 ноябрь 2017, 17:44

Минзәлә театры вакытсыз вафат булган режиссеры Альберт Сәхабетдинов истәлеген яңарта 30 ноябрь, 1-2 ноябрь көннәрендә театр сәхнәсендә Альберт Сәхабетдинов куйган спектакльләр күрсәтеләчәк.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Сабир Өметбаев исемендәге Татар дәүләт драма театры үзенең быел җәй көне вафат булган режиссеры Альберт Сәхабетдинов истәлегенә Балалар театр фестивале үткәрә. Бу хакта мәгълүмат театрның рәсми сайтына урнаштырылган.

30 ноябрь, 1-2 ноябрь көннәрендә театр сәхнәсендә Альберт Сәхабетдинов куйган спектакльләр күрсәтеләчәк. 30 ноябрь көнне 10.00 , 13.00 сәгатьләрдә О.Уайльд буенча куелган «Йолдыз-малае» тәкъдим ителсә, 1 декабрьдә шул ук сәгатьләрдә “Морозко” рус халык әкиятен карарга мөмкин. 2 декабрьдә Тукай әкияте буенча куелган “Тапкыр кәҗә турында әкият” күрсәтелә.

Искәртеп үтәбез, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры режиссеры Альберт Сәхәбетдинов 8 августта 48 яшендә вафат булды. Альберт Сәхәбетдинов Минзәлә театрында өч сезон эшләгән иде. Үткән сезонда ул куйган «Тапкыр кәҗә» курчак спектакле «Тантана» театр премьерасына лаек булды. Режиссер сезон ябылыр алдыннан Гернетның «Шаян Гарәфи» («Гусенок Дорофей») курчак спектаклен чыгарган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр