ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда "Татарстанның спорт өметләре" премиясен тапшыру тантанасы узды
Татарстан табигате энциклопедиясе өчен галимнәр 5 үзенчәлекле карта төзегән
Казан Кыш бабайлары һәм Кар кызлары үз хезмәтләренә бәяне арттырган
Хельсинки Җәмигъ мәчете төзүдән баш тарткан
Татарстан табигате энциклопедиясенә кимендә 5 мең тираж кирәк – галимнәр

Хәвеф-хәтәр

Мари Эл мошенниклары юл һәлакәтендә зыян күргән кыз өчен акча җыя

18 ноябрь 2017, 17:20

Мари Эл мошенниклары юл һәлакәтендә зыян күргән кыз өчен акча җыя Республика хакимияте, зыян күргән 14 яшьлек кыз акчага ихтыяҗ кичерми, дип белдерде.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Марий Элда коточкыч һәлаккәттә зыян күргән кызның гаиләсе акчага мохтаҗлык кичерми. Акча җыю турында игълан иткән сайтлар мошенникларныкы. Бу хакта Мари Эл республикасы хакимияте белдерде.

Төбәк җитәкчесе матбугат хезмәте белдергәнчә, акча җыю турында игълан ителгән берничә сайт ачыкланган, дип яза ТАСС агентлыгы. Хакимият вәкилләре сүзләренчә, бу “мошенниклар вазгыятьтән файдаланып калырга телиләр”, Мари Элда юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән 14 яшьлек кыз бернигә дә мохтаҗлык кичерми.

“Кызның әнисе дә бернигә ихтыяҗ кичермәүләрен раслый. Республика бу вазгытьне контрольдә тота һәм ярдәм итәргә әзер”, – дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр