ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Уфа «Нур» дәүләт татар театрында шигырь бәйрәме узды
Кытай компанияләре Татарстанга чүп-чарны эшкәртергә ярдәм итәргә әзер
Энгель Фәттаховның улы Мамадыш Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасыннан азат ителде
15 декабрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа торак төзелеше буенча күчмә утырыш үткәрде

Хәвеф-хәтәр

Азнакай районында юл кырыена төшкән автомобильнең йөртүчесе зыян күргән

18 ноябрь 2017, 15:17 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Азнакай районында юл кырыена төшкән автомобильнең йөртүчесе зыян күргән Юл-транспорт һәлакәте Актүбә-Карабаш автомобиль юлының 15 нче чакрымында булган.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Азнакай районының Актүбә – Карабаш автоюлының 15 нче чакрымында «Шевроле Нива» машинасы юл читенә төшеп киткән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә белдерделәр.

Азнакай районында юл һәлакәте турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтләрне чакырту 112 бердәм номерына 8.08 сәгатьтә килгән. Чакыру буенча һәлакәт урынына “Актүбә” оператив төркеме һәм 24 нче янгын сүндерү часте юнәлгән. Алар йөртүчегә машинадан чыгарга ярдәм иткән, аңа психологик ярдәм күрсәткәннәр.

Табиблар зыян күргән йөртүченең баш мие селкенүен белдергән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр