ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
ТР Президенты РФ Катнаш сугыш төрләре берлеге җитәкчесе Федор Емельяненко белән очрашты
Татар мөхәррирләре чаң суга: татар язучылары милли матбугатны укымый
2018 елгы чемпионатка Бондаренко һәм Сибгат Хәким урамнары арасында җәялеләр юлы төзеләчәк
Быелның 11 аенда Татарстан юлларында теркәлгән аварияләрдә 393 кеше һәлак булган
18-24 декабрь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов «Ашамлыклар шәһәрендә» булды

18 ноябрь 2017, 14:01 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов «Ашамлыклар шәһәрендә» булды Халыкара үзәктә Татар йорты да оештырылган.

(Казан, 18 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында продуктлар импортлау буенча «Ашамлыклар шәһәре» (World Food City) буларак бөтен дөньяга мәгълүм халыкара үзәктә булды. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте җиткерә.

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н.Миннихановым в Китайскую Народную Республику. Фото: Михаил Фролов

Продуктлар импортлау буенча халыкара үзәк – төбәк һәм индивидуаль брендлар стендлары урнашкан күргәзмә павильоны. Үзәк Шэньчжэн шәһәрендә урнашкан. Үзәк 2017 елның 26 октябрендә ачылган. Гомуми мәйданы 550 мең квадрат метр. Проектны гамәлгә ашыруга 460 млн доллар күләмендә инвестицияләр кертелгән.

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н.Миннихановым в Китайскую Народную Республику. Фото: Михаил Фролов

Продукциянең һәм хезмәт күрсәтүләрнең төп төрләре: авыл хуҗалыгы һәм ашамлык продуктлары; туризм, спорт, ял итү; инвестицияләр һәм халыкара интеграция.

Продуктлар импортлау буенча халыкара үзәк Кытай сәүдә челтәрләренә турыдан-туры чыга һәм 2 миллионнан артык Кытай һәм Гонконг күпләп сату һәм ваклап сату кибетләре уникаль Шэньчжэнь финанс-икътисадый гигаполисы аша арадашчыларсыз һәм югалтуларсыз диярлек эшли.

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н.Миннихановым в Китайскую Народную Республику. Фото: Михаил Фролов

Продуктлар импортлау буенча халыкара үзәктә Татар йорты да оештырылган, мәйданы 500 квадрат метрдан артык, анда Россиядән 25 экспортерлар вәкиллеге эшли. «Татар йорты» идарәче компаниясе – QianHai Daway Shopping (Shenzhen) Technology Co.LTD.

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н.Миннихановым в Китайскую Народную Республику. Фото: Михаил Фролов

Шэньчжэндагы әлеге Продуктлар импортлау буенча халыкара үзәгенә бәя биреп, Рөстәм Миңнеханов: «Кытай белән хезмәттәшлегебезнең практик нәтиҗәләреннән берсе World Food City үзәге белән багланышлар булу күркәм күренеш. Бу брендлар өчен күргәзмә павильоны гына булмаган, сәүдә итү, инвестицияләр җәлеп итү урыны, бизнес өчен уңайлы платформа булган яңа үзәкнең эшенә сокландык. Быел сентябрь аенда World Food City идарәче компаниясе делегациясе Татарстан Республикасында булды. Бүген монда Татар йорты павильоны эшли. Без Татарстан продукциясен Кытай базарына тәкъдим итү мөмкинлегенә бик шатбыз. Ышанам, World Food City белән партнерлык һәм КХРда үз товарларыбыз базарын киңәйтү Россиядә үз товарларын һәм продуктларын уртак җитештерү белән кызыксынучы Кытай инвесторларын җәлеп итүгә ярдәм итәчәк», – диде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр