ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар мөхәррирләре чаң суга: татар язучылары милли матбугатны укымый
2018 елгы чемпионатка Бондаренко һәм Сибгат Хәким урамнары арасында җәялеләр юлы төзеләчәк
Быелның 11 аенда Татарстан юлларында теркәлгән аварияләрдә 393 кеше һәлак булган
18-24 декабрь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы
Декабрь башыннан бирле Казанда айлык норманың 193 проценты күләмендә кар яуган

Рәсми Татарстан

Татарстан Президентын Кытай компанияләре белән хезмәттәшлек перспективалары кызыксындырды

18 ноябрь 2017, 10:38 , Фото: vk.com/rnm

Татарстан Президентын Кытай компанияләре белән хезмәттәшлек перспективалары кызыксындырды Рөстәм Миңнеханов Шэньчжэнь шәһәре мэры Чэн Жугуй әфәнде белән очрашты.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына эшлекле сәфәре кысаларында Шэньчжэнь шәһәре мэры Чэн Жугуй әфәнде белән очрашты, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов мэрга Шэньчжэнь шәһәренә чакыру һәм Татарстан Республикасы делегациясенең сәфәр программасын уңышлы оештырганга рәхмәт белдерде.

Татарстан Республикасы Президенты республиканың социаль-икътисадый хәле һәм Кытай компанияләре катнашында гамәлгә ашырыла торган уртак инвестицион проектлар турында сөйләде. Татарстан Президенты әңгәмәдәштән Кытайның технологик һәм инвестицион өлкә компанияләрен уртак проектларны гамәлгә ашырырга җәлеп итү максаты белән хезмәттәшлек перспективалары белән кызыксынды.

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов Шэньчжэнь шәһәре мэры Чэн Жугуй әфәндене Татарстанга чакырды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр