ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Уфа «Нур» дәүләт татар театрында шигырь бәйрәме узды
Кытай компанияләре Татарстанга чүп-чарны эшкәртергә ярдәм итәргә әзер
Энгель Фәттаховның улы Мамадыш Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасыннан азат ителде
15 декабрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа торак төзелеше буенча күчмә утырыш үткәрде

Татар дөньясы

Азәрбайҗандагы татар җәмгыяте вәкиле Казанда татар диаспорасы турында чыгыш ясады

18 ноябрь 2017, 10:04 , Фото: Расих Фасхутдинов

Азәрбайҗандагы татар җәмгыяте вәкиле Казанда татар диаспорасы турында чыгыш ясады Татарстан Фәннәр академиясендә узган конференциядә Әмин Рамазанов "Хәзерге Азәрбайҗанда татарларның әһәмияте һәм тоткан урыны" темасына чыгыш ясады.

(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 16-17 ноябрь көннәрендә Татарстан Фәннәр академиясендә “Глобализация шартларында татар халкының этно-дини тәңгәллеге” темасына фәнни-гамәли конференция узды. Конференциядә Азәрбайҗан Республикасының татар җәмгыяте вәкиле Әмин Рамазанов та катнашты. Ул делегатларга Россиядән читтә яшәүче татарларның ничек дус, тырыш һәм бердәм була алуларын презентация рәвешендә күрсәтте.

“Бүген Азәрбайҗанда 30 мең татар исәпләнә. Без Республикада төп рольләрнең берсен уйныйбыз. Төрле дини, җәмгыяви, мәдәни чаралар булган вакытта да безне тыңлыйлар, килешәләр, киңәшләшәләр”, – дип башлады чыгышын Әмин Рамазанов.

Работа секции «Современные трансформации идентичности» международной научной конференции в Казани

Аның сүзләренчә, Бакуга татарлар күпләп нефть өчен килгән. Азәрбайҗанда нефть “чоры” башланганда эшче кешеләр кирәк булган. Ул вакытта анда азәрбайҗанлылар бик аз була, шуңа күрә нефтьчеләр Идел буеннан килгән. Әминнең әбисе дә Мамадыштан нефть эшендә булышкан. Әмин Рамазанов гаиләләрендә Бакуда яшәүче 3 буын булып исәпләнә.

Әмин Рамазанов секциядә булган делегатларны Азәрбайҗанда туган һәм яшәгән танылган татарлар белән таныштырып китте. Алар: профессор Газиз Гобәйдуллин, җырчы Мәрзия Даутова, "Евровидение – 2011" җиңүчесе Илдар Гасымов һәм башкалар

“Татарлар азәрбайҗан халкы белән күптәннән яхшы мөнәсәбәттә. Алар “Татарлар безгә туганнар, без хатынлыкка татар кызларын ала идек”, дип сөйлиләр. Без бу илдә иркен яшибез, үзебезне азәрбайҗанлылар итеп хис итәбез. Безне башкалардан ким итеп карамыйлар”, – дип сөйләде Әмин Рамазанов.

Работа секции «Современные трансформации идентичности» международной научной конференции в Казани

“Без бу эшләрне бернинди ярдәмсез, үзебез эшлибез. Мәсәлән, мин Казанда елына уртача 5 тапкыр булам. Бакуга кайтканда үзем белән китаплар алып кайтам. Шулай итеп, мин Рус китап йортында Татарстан бүлеге ачтым. Бу йортка килгән мөхтәрәм кунаклар рус китаплары гына түгел, ә татар китаплары да барлыгын күрәләр”, – диде ул.

“Безгә татар артистларының җитми. Инде 4 ел дәвамында безгә беркемнең дә килгәне булмады. Безне оныттылар. Безгә чыннан да концертлар, театрлар җитми. Мин күп тапкыр хатлар да яздым, Татарстан акча да бүлеп бирде, әмма Азәрбайҗан бу эшне берничә елга кичектереп торды. Бакуда татарча кино күрсәтеп булыр иде, әмма ул эш тә эшләнелми, чөнки лицензия белән авырлыклар килеп чыкты”, – дип сөйләде Азәрбайҗан җәмгыяте вәкиле Әмин Рамазанов.

Әмин Рамазановны күпләр “SALAM Tatarstan” халыкара проекты җитәкчесе, “Yeni Azerbaycan”, InCity.az мәгълүмати-мәдәни порталынның җитәкчесе буларак та белә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр