ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Уфа «Нур» дәүләт татар театрында шигырь бәйрәме узды
Кытай компанияләре Татарстанга чүп-чарны эшкәртергә ярдәм итәргә әзер
Энгель Фәттаховның улы Мамадыш Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасыннан азат ителде
15 декабрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа торак төзелеше буенча күчмә утырыш үткәрде

Фән һәм мәгариф

Әлмәт үсмерләре “Яшь профессионаллар” чемпионатының сайлап алу төбәк этабында җиңделәр

18 ноябрь 2017, 04:00

Әлмәт үсмерләре “Яшь профессионаллар” чемпионатының сайлап алу төбәк этабында җиңделәр JuniorSkills стандарты буенча “Яшь профессионаллар” чемпионатының сайлап алу төбәк этабы тәмам.

(Әлмәт, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт үсмерләре “Яшь профессионаллар” чемпионатының сайлап алу төбәк этабында җиңделәр, дип яза җирле басма.

JuniorSkills стандарты буенча “Яшь профессионаллар” чемпионатының сайлап алу төбәк этабы тәмам.

Хәбәр иткәнебезчә, кичә “Татарстан киләчәге көллияте”нә республиканың ун шәһәр һәм районыннан 60 тан артык укучы һәм балалар иҗаты үзәкләренә йөрүчеләр җыелган иде. Алар “мехатроника”, “электромонтаж”, “инженерлык дизайны” компетенцияләре буенча көч сынашты. Араларында әлмәтлеләр дә бар иде. 10, 16, 20 нче мәктәптә белем алучы үсмерләребез сынатмады. “Мехатроника” компетенциясендә Владимир Абрамов белән Дмитрий Долгов, “электромонтаж”да Ильяс Калашников һәм Ильяс Сәрвәров жиңүчеләр булып танылды. “Инжененрлык дизайны”нда кече яшьтәгеләр категориясендә Илнур Сибгатуллин һәм Рамил Газизов, зурлар арасында Вадим Петряев белән Даниль Салиев иң оста булуларын раслады. Алар хәзер Казанда февраль аенда узачак JuniorSkills стандарты буенча төбәк чемпионатында катнашачаклар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр