ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар җыры" эстрада фестивале җиңүчеләре билгеле - исемлек
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды

Дин

Казанда “Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителде

17 ноябрь 2017, 21:43

Казанда “Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителде Конкурсның максаты – татар телен һәм татар мәдәниятен популярлаштыру.

(Казан, 17 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан башкаласында “Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителде. Бу хакта  Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия ислам институты хәбәр итә.

Әлеге конкурсның максаты – татар телен һәм татар мәдәниятен популярлаштыру, шулай ук талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларның сәләтләре үсешенә ярдәм итү.

Конкурс өч этапта уза:

1 нче этап — әсәрләрне җыю (1 ноябрь 2017 ел — 31 март 2018 ел)

2 нче этап — жюри әгъзалары тарафыннан әсәрләрне бәяләү (1 апрель — 31 май 2018 ел)

3 нче этап — конкурс нәтиҗәләрен игълан итү (2018 елның июне), җиңүчеләрне бүләкләү (2018 елның сентябре).

Конкурста 10 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге Россия гражданнары катнаша ала. Төп шарт – иҗади эш белән профессиональ шөгыльләнүче булмаулары.

Конкурс шигърият,  проза, драматургия, публицистика номинацияләрендә уза.

Эшләрне түбәндәге электрон адреска җибәрергә кирәк: tatarkonkurs@mail.ru

Белешмәләр өчен телефон: (843) 277-68-26.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр