ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар мөхәррирләре чаң суга: татар язучылары милли матбугатны укымый
2018 елгы чемпионатка Бондаренко һәм Сибгат Хәким урамнары арасында җәялеләр юлы төзеләчәк
Быелның 11 аенда Татарстан юлларында теркәлгән аварияләрдә 393 кеше һәлак булган
18-24 декабрь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы
Декабрь башыннан бирле Казанда айлык норманың 193 проценты күләмендә кар яуган

Мәдәният

Татарстан Президенты 2018 елны Татарстанда Лев Толстой елы дип игълан итте

17 ноябрь 2017, 20:43

Татарстан Президенты 2018 елны Татарстанда Лев Толстой елы дип игълан итте Казанда Лев Толстой исемендәге скверда язучы һәйкәленә чәчәкләр куячаклар.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). 20 ноябрьдә, Лев Толстойның вафатына 107 ел тулу уңаеннан Лев Толстой исемендәге скверда язучы һәйкәленә чәчәкләр куячаклар, дип хәбәр итә ТР Милли музей матбугат хезмәте.

Лев Толстой исеме Казан белән ныклы бәйләнештә. Язучы бирегә 1841 елда 13 яшендә абыйлары һәм апасы белән килгән, ә 1847 елда язын Казаннан киткән. Биредә аның исеме белән бәйле истәлекле урыннар сакланган.

Толстойлар гаиләсенең Казан белән ныклы элемтәсен, шулай ук язучының рус әдәбиятына һәм дөньяви әдәбиятка йогынтысын исәпкә алып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән 2018 ел Татарстанда Лев Толстой елы дип рәсми төстә игълан ителде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр