ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда "Татарстанның спорт өметләре" премиясен тапшыру тантанасы узды
Татарстан табигате энциклопедиясе өчен галимнәр 5 үзенчәлекле карта төзегән
Казан Кыш бабайлары һәм Кар кызлары үз хезмәтләренә бәяне арттырган
Хельсинки Җәмигъ мәчете төзүдән баш тарткан
Татарстан табигате энциклопедиясенә кимендә 5 мең тираж кирәк – галимнәр

Җәмгыять

Илсур Метшин Казандагы нык җимерелгән юлны төзәтүнең бәясен белдерде

17 ноябрь 2017, 21:16

Илсур Метшин Казандагы нык җимерелгән юлны төзәтүнең бәясен белдерде Казан мэры сүзләренчә, бистәләрдә яшәүче 20 мең кешене Казан белән бәйли торган юллар киләсе елда төзекләндереләчәк.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Казан мэры Илсур Метшин бүген шәһәрлеләрне кабул иткәндә, башкалада нык җимерелгән юл ремонтының бәясен белдерде. Казан мэры сүзләренчә, бистәләрдә яшәүче 20 мең кешене Казан белән бәйли торган юллар киләсе елда 314 млн сумга ремонтланачак. Бу хакта шәһәр Башкарма комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Илсур Метшинга бу сорауны Параллельно-Прогонная урамында 30 нчы йортта яшәүче, «Кукушкино» территориаль иҗтимагый оешма рәисе Әнисә Сираҗиева адреслаган. Юл Отары, Кукушкино, Иске Победилово, Яңа Победилово, Поповка бистәләренә илтә торган бердәнбер урам булып тора. Бу бистәләрдә 20 мең чамасы кеше яши.

Искәртеп үтик, юл һәм андагы яңгыр сулары җыела торган канализация Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча ремонтланачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр