ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар мөхәррирләре чаң суга: татар язучылары милли матбугатны укымый
2018 елгы чемпионатка Бондаренко һәм Сибгат Хәким урамнары арасында җәялеләр юлы төзеләчәк
Быелның 11 аенда Татарстан юлларында теркәлгән аварияләрдә 393 кеше һәлак булган
18-24 декабрь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы
Декабрь башыннан бирле Казанда айлык норманың 193 проценты күләмендә кар яуган

Җәмгыять

Түбән Камадан татар теле һәм әдәбияты укытучысы “Нечкәбил-2017” финалына узган

17 ноябрь 2017, 19:27

Түбән Камадан татар теле һәм әдәбияты укытучысы “Нечкәбил-2017” финалына узган “Нечкәбил” конкурсында катнашу өчен төп һәм мәҗбүри шарт – ныклы гаиләң һәм балалар булу.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). “Нечкәбил” хатын-кыз матурлыгы, ана һәм гаилә конкурсы финалчылары өчен интернет-тавыш бирү 25 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Түбән Камадан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Никитина конкурста җиңү өчен көрәшәчәк, дип хәбәр ителә Татарстанның Түбән Кама районы сайтында .

“Нечкәбил” конкурсында катнашу өчен төп һәм мәҗбүри шарт – ныклы гаиләң һәм балалар булу. Альбина Никитина ире белән ике бала тәрбияли.

Хәзер конкурсның рәсми сайтында катнашучылар өчен тавыш бирү оештырылган. Сылтама буенча тавыш бирергә мөмкин.

Искәртеп үтик, ярымфиналда Татарстанның 31 районыннан 43 гаилә катнашты. Конкурсның финалы 30 ноябрьдә Казанда узачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр