ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар мөхәррирләре чаң суга: татар язучылары милли матбугатны укымый
2018 елгы чемпионатка Бондаренко һәм Сибгат Хәким урамнары арасында җәялеләр юлы төзеләчәк
Быелның 11 аенда Татарстан юлларында теркәлгән аварияләрдә 393 кеше һәлак булган
18-24 декабрь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы
Декабрь башыннан бирле Казанда айлык норманың 193 проценты күләмендә кар яуган

Җәмгыять

Парижда элеккеге совет республикаларыннан 35 кеше криминал өчен тоткарланган

17 ноябрь 2017, 18:01

Парижда элеккеге совет республикаларыннан 35 кеше криминал өчен тоткарланган Тоткарланган затлардан талауда, акча таләп итүдә һәм кешеләр сатуда катнашуда шикләнәләр.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Франциядә элеккеге совет республикаларыннан 35 кеше тоткарланган. Тоткарланган затлардан талауда, акча таләп итүдә һәм кешеләр сатуда шикләнәләр. Бу хакта «Известия» яза.

Бу кешеләрнең күбесе Грузиядән (8 хатын-кыз). Тентү вакытында аларда 70 мең евро тапканнар, шулай ук пистолетлар һәм автомобильләр алганнар.

Парижда һәм шәһәр читендә оештырылган җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлеге полицейскийлары махсус операция үткәргән. Франция полициясе Интерпол һәм Грузиянең Франциядәге илчелеге катнашында операциягә әзерләнгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр