ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда "Татарстанның спорт өметләре" премиясен тапшыру тантанасы узды
Татарстан табигате энциклопедиясе өчен галимнәр 5 үзенчәлекле карта төзегән
Казан Кыш бабайлары һәм Кар кызлары үз хезмәтләренә бәяне арттырган
Хельсинки Җәмигъ мәчете төзүдән баш тарткан
Татарстан табигате энциклопедиясенә кимендә 5 мең тираж кирәк – галимнәр

Икътисад

Дәүләт сатып алулары өчен даруларны тасвирлау тәртибе расланды

17 ноябрь 2017, 12:13

Дәүләт сатып алулары өчен даруларны тасвирлау тәртибе расланды Документта препаратның дару формасын, дозировкасын һәм яраклылык вакытын күрсәтергә кирәк.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып алына торган дару препаратларын тасвирлау тәртибе турындагы карарга кул куйды. Шул хактагы документ Россия Хөкүмәте сайтында дөнья күргән.

«Сатып алу турындагы документта препаратның дару формасы, дозировкасы һәм яраклылык вакыты күрсәтелергә тиеш», – диелә документ текстында.

Моннан тыш, даруны тасвирлаган вакытта препаратның нинди юллар белән кертелүе, ә педиатриядә кулланыла торган дарулар өчен баланың яше кебек критерийларның да исәпкә алынуы ихтимал.

Карар 2018 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр