ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
ТР Президенты РФ Катнаш сугыш төрләре берлеге җитәкчесе Федор Емельяненко белән очрашты
Татар мөхәррирләре чаң суга: татар язучылары милли матбугатны укымый
2018 елгы чемпионатка Бондаренко һәм Сибгат Хәким урамнары арасында җәялеләр юлы төзеләчәк
Быелның 11 аенда Татарстан юлларында теркәлгән аварияләрдә 393 кеше һәлак булган
18-24 декабрь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы

Икътисад

Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы студентларга ИЖ-53М пневматик пистолетлары тапшырачак

17 ноябрь 2017, 09:42 , Фото: Султан Исхаков

Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы студентларга ИЖ-53М пневматик пистолетлары тапшырачак Студентлар берләшмәләре арасында үткәрелгән җәмәгать тәртибен саклау бәйгесендә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән егетләр һәм кызларны бүләкләячәкләр.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Студентлар берләшмәләре арасында үткәрелгән җәмәгать тәртибен саклау бәйгесендә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән Татарстан егет һәм кызларын ИЖ-53М пневматик пистолетлары (яки аның эквиваленты) белән бүләкләячәкләр. Шул хактагы мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган. Заказ бирүче – Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы.

Документта әйтелгәнчә, заказны үтәүче килешү төзегәннән алып 5 көн дәвамында 4,5 мм/177 калибрлы 74 пневматик пистолет тәкъдим итәргә тиеш. Бер пистолет 2700 сум тора. Тендерның гомуми бәясе 199 800 сумны тәшкил итә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр