ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рафис Борханов гражданлык белеме бирүне үстерү буенча "Юл картасы" әзерләргә кушты
Татарстанның экология тәрбиясе юнәлешендәге иң алдынгы мәктәбе билгеле булды
"Күгәрченнәр белән кызыклы һәм маҗаралы аралашу" хәйрия акциясе Спас районында дәвам итте
Эльмира Шәрифуллинага Татарстан Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды
Әтнәнең балалар бию төркемнәре республика һәм ил күләмендә таныла

Хәвеф-хәтәр

Питрәч районындагы юл һәлакәтендә өч кеше зыян күргән

17 ноябрь 2017, 09:21 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Питрәч районындагы юл һәлакәтендә өч кеше зыян күргән Иске Шигали авылы янында «КАМАЗ», «Хонда» һәм «Фольксваген» автомобильләре бәрелешкән. Өч машинаның да номерлары - Чувашстан Республикасыныкы.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Питрәч районындагы юл һәлакәтендә өч кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Кичә 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына Иске Шигали авылы янында «КАМАЗ», «Хонда» һәм «Фольксваген» автомобильләре бәрелешүе турында хәбәр килә. Өч машинаның да номерлары - Чуваш Республикасыныкы.

Урынга килгән 126нчы янгын-коткару хезмәте янгын сүндерүчеләре зыян күрүчене машинадан чыгара һәм автомобильләрнең аккумуляторларын өзә.

Нәтиҗәдә, өч машинаның да шоферлары төрле тән җәрәхәтләре ала.

Агентлык мәгълүматлары буенча, зыян күрүчеләрнең барысына да операция ясала. Бер бала — республика балалар хастаханәсендә реанимациядә, тагын өч бала һәм бер өлкән яшьтәге кеше Йошкар-Ола шәһәр сырхауханәсенә озатылган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10